Русия шахматчысы, гроссмейстер Александра Костенюк 2024 елның гыйнварыннан Швейцария байрагы астында чыгыш ясаячак. Бу хакта Швейцария шахмат федерациясе (FSE) хәбәр итте.
Костенюк Швейцариянең хатын-кызлар такымы әгъзасы булачак. Шул ук вакытта "кирәк булганда", ир-атлар такымы өчен дә уйный алачак, диелә хәбәрдә.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Костенюк спорт ватандашлыгын үзгәрткән югары дәрәҗәле беренче Русия спортчысы булды.
Швейцария шахмат федерациясе хәбәрендә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Костенюк шахматчыларның дөнья рейтингында тугызынчы урында тора. "Украинада сугыш башланганнан соң ул ватаныннан йөз чөерде һәм хәзерге вакытта Халыкара шахмат федерациясе байрагы (FIDE) астында чыгыш ясый", дип белдергән федерация.
2022 елның мартында шахматчы Украинага каршы сугышны хөкем иткән ачык хатны имзалаган иде.
- Костенюкка 38 яшь, ул хатын-кыз шахматчылар арасында 12нче дөнья чемпионы, ике тапкыр Русия чемпионы, Европа чемпионы, дәүләт такымы белән дөнья шахмат олимпиадаларында өч тапкыр җиңүче. Ирләр арасында аның гроссмейстер дәрәҗәсе бар. Моннан тыш, ул Швейцариядәге чемпионатта ике тапкыр җиңде.
- Костенюк кияүгә чыккач Швейцария ватандашы булды.
- Мартта, Русия Украинага бәреп кергәч, Халыкара шахмат федерациясе Русия һәм Беларус спортчыларын шәхси турнирларга бары тик нейтраль статус белән генә уздырды. Алар 2024 елның 1 гыйнварына кадәр FIDE байрагы астында ярыша ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум