Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крым SOS": Херсон өлкәсендә яшәгән кимендә 575 кеше Русия тарафыннан урланды


Акмәчеттәге 1нче тикшерү изоляторы
Акмәчеттәге 1нче тикшерү изоляторы

Сугыш алып бару кануннары һәм гадәтләре сивил затларны әсирлеккә алырга рөхсәт итми, шуңа күрә урланган украин ватандашлары Русиядә тоткыннар статусында тотыла, диелә.

Херсон өлкәсендә яшәүчеләрнең кимендә 575е Русия тарафыннан урланган. Бу хакта "Крым SOS" хокук яклау оешмасы башлыгы Алексей Тильненко белдерде.

"Бу кешеләрнең кайберләрен Кырымнан Русиягә алып чыгалар. Әсирләрне җәфалыйлар, медицина ярдәме күрсәтмиләр", дип искәртә ул.

Әсирләр белән алмашудан аермалы буларак, урланган сивилләрне азат итү механизмы җайга салынмаган. Сугыш алып бару кануннары һәм гадәтләре сивил затларны әсирлеккә алырга рөхсәт итми, шуңа күрә урланган украин ватандашлары Русиядә тоткыннар статусында тотыла.

"Аларны туганнары белән дә, нинди дә булса дәүләт оешмалары белән дә аралашмыйча тоталар. Туганнары адвокатлар аша тоткарланучының нинди хәлдә булуын, аны нәрсәдә гаепләүләрен белешергә тырышса, еш кына бу сорауларга җавап ала алмый. Русия бу кешеләрнең аннексияләнгән Кырымда яки Русиядә булуын һәрьяклап яшерә", ди Тильненко.

Үз чыганакларына сылтама белән ZMINA кеше хокуклары үзәге белдерүенчә, русияләр басып алган җирләрдән украиннарны аннексияләнгән Кырымга алып чыккан. Аларны Акмәчеттәге (Симферополь) тикшерү изоляторында аерым биналарда тоталар. Мондый украиннарны җәфалыйлар, аларга адвокатларны кертмиләр, диелә.

Элегрәк 17 ел колониягә хөкем ителгән кырымтатар активисты һәм сәясәтче Нариман Джелял да Русия басып алган җирләрдән урланган украиннарны җәфалауларын сөйләгән иде.

"Агентство" басмасы да Акмәчет тикшерү изоляторында 50-100 украин тотыла дип язды, аларны Украинаның басып алынган җирләрендә Русия гаскәре яки махсус хезмәтләре тоткарлаган булган диелә.

  • Август аенда "Крым SOS" хокук яклау оешмасы башлыгы Алексей Тильненко аннексияләнгән Кырымда һәм Украинаның оккупацияләнгән җирләрендә кеше урлау очраклары нык артырга мөмкин, дип кисәткән иде.
  • Русия урланучылар турында мәгълүматны еш яшерә, әмма ахырдан бу кешеләрне Русия төрмәләрендә һәм тикшерү изолятоларында табалар дип тә әйтте ул.
  • Украина хәрби көчләре башлыгы, генерал Валерий Залужный 2022 елның азагына Украина русияләр 24 февральдән бирле басып алган җирләрнең 40%ын кайтара алды, дип белдерде. Бу — Украина 2014 елдан бирле югалткан җирләрнең 28%ы: сүз Кырым һәм "халык республикалары" оешкан Донбасс җирләре турында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG