Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстандагы кумык авылында 19 яшьлек егетнең үлемен гадел тикшерү таләбе белән митингка чыгучыларны полиция куып тараткан


19 яшьлек Магомед-Али Султановны үтерүләрен гадел тикшерүне таләп итеп, берничә йөз кеше Р-22 федераль машина юлына чыккан булган.

Дагыстанның 16 мең кеше яши торган Каякент кумык авылында куәт оешмалары вәкилләре каршылык чарасына чыгучыларны куып тараткан. 19 яшьлек Магомед-Али Султановны үтерүләрен гадел тикшерүне таләп итеп, берничә йөз кеше Р-22 федераль машина юлына чыккан булган. Һәлак булучының туганнары фикеренчә, җирле хакимият белән элемтәләре булганга, гаеплеләр җәзадан качарга мөмкин.

Алданрак авыл җыенында, үтерүдә шикләнелгәннәрнең туганнары җинаять шаһитенә акча бирергә тырышкан, дип хәбәр ителгән.

Каршылык чарасы барган урынга ОМОН хезмәткәрләре килеп, митингны куып тараткан. Вакыйга барган урында төшерелгән видеолардан күренгәнчә, полиция рәхимсез эш иткән һәм күсәкләр кулланган. Әлегә тоткарланучылар турында мәгълүмат юк.

Протест чарасыннан соң Султановны үтерү турындагы эшне Дагыстан тикшерү комитетына тапшырганнар, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Магомед-Али Султановны Каякентта 10 ноябрьдә үтергәннәр. Дагыстан кеше хокуклары вәкиле элегрәк дүрт шикләнелүче турында хәбәр иткән булса да, тикшерү нәтиҗәсендә бер кеше тоткарланган. Каякентта яшәүчеләр гаеплеләрне табып, җәза бирү таләбе белән моңа кадәр дә каршылык чарасына чыккан булган.

  • Соңгы вакытта Дагыстанның кумыклар яшәгән торак пунктларында протестлар еш чыга.
  • 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң да Дагыстанда киңкүләм протестлар чыкты, алар кумык авылларыннан башланды. 16 меңнән артык кеше яшәгән Бабаюртта ризасызлык белдерү 22 сентябрьдә үк башланды, халык район үзәге янындагы федерал юлны япты.
  • 2010 елгы җанисәп татарларга якын бу халыкның Русиядә ярты миллионнан артуын күрсәткән иде. Соңгы берничә дистә елда кумыклар илдә иң нык арта баручы халыкларның берсе. Соңгы җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә 566 мең кумык яши, аларның 500 меңнән артыгы Дагыстанда көн күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG