Accessibility links

Русия саклану министрлыгы Дружковкада "хәрби техникага" һөҗүм итүен белдерде, Украина хакимиятләре боз аренасы җимерелүен әйткән иде


Украина. Дружковка шәһәре
Украина. Дружковка шәһәре

Русия хакимияте яклы Telegram-каналлар "Альтаир" боз сараенда кораллар келәте һәм украин хәрбиләре урнаштырылган пункт булган дип ышандырды.  Азатлыкның украин хезмәте исә соңгы вакытта боз аренасын һуманитар келәт буларак куллануларын хәбәр итте. 

Русия саклану министрлыгы Донецки өлкәсенең Дружковка (Дружківка) шәһәренә һөҗүмен раслады.

3 гыйнварда министрлык вәкиле Игорь Конашенков Дружковка тимер юл станциясе тирәсендә җыелып торган хәрби техникага ракет һәм һава һөҗүме ясалуын белдерде һәм ике РСЗО HIMARS корылмасы, дүрт РСЗО RM-70 Vampire хәрби машинасы, 800дән артык реактив снаряд һәм алты машинаның юк ителүен әйтте.

Саклану министрлыгы атыш барышында 120ләп украин хәрбиенең һәлак булуын да җиткерде.

Шул ук вакытта украин хакимиятләре 2 гыйнварга каршы төндә Русиянең Дружковкага һөҗүм итеп, "Альтаир" боз сараен җимерүен хәбәр иткән иде.

Русия хакимияте яклы Telegram-каналлар боз аренасында кораллар келәте һәм украин хәрбиләре урнаштырылган пункт булган дип ышандырды. Азатлыкның украин хезмәте исә соңгы вакытта боз аренасын һуманитар келәт буларак куллануларын хәбәр итте.

Украина президенты офисында һөҗүмдә ике кеше җәрәхәтләнде, дип белдерделәр.

Сугыш барган шартларда Азатлык әлеге мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

  • Дружковка - Донбассның Украина контролендәге өлешендә, Краматорскига якын гына урнашкан. Сугышка кадәр анда 55 меңләп кеше яшәде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG