Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре "Милләт" кырымтатар телеканалын бүләкләгән, активистлар канал пропаганда белән генә шөгыльләнә дип белдерә


"Милләт" каналы. Архив фотосы
"Милләт" каналы. Архив фотосы

Кырымның Кремльгә буйсынучы хөкүмәт рәисе Юрий Гоцанюк телеканал эшчеләренә рәхмәт әйтеп, сез "Көнбатыш медиа чараларына" каршы торуга өлеш кертәсез, дигән.

Аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы хөкүмәте "Милләт" кырымтатар телеканалына "Ел журналисты" бүләген биргән.

Аны "Милләт" телеканалының һәм "Ватан седасы" радиосының баш мөдире Лилия Веджатова алган һәм тантанада "безнең өчен, хезмәттәшләребез өчен бөтен шартлар бар", дип белдергән.

Кырымның Кремльгә буйсынучы хөкүмәт рәисе Юрий Гоцанюк телеканал эшчеләренә рәхмәт әйтеп, сез "Көнбатыш медиа чараларына" каршы торуга өлеш кертәсез, дигән.

Бу хәл уңаеннан кырымтатар активистлары Крым.Реалиига фикер белдергән.

Эдем Дудаков "Милләт" телеканалын кырымтатарлар арасында нәфрәт итүчеләр элеккечә күп, ди. "Милләт" ачыктан-ачык пропаганда белән шөгыльләнә, дигән ул.

Кырымтатар активисты Эмине Ибраимова да "Милләт"нең беренче чиратта үз аудиториясе өчен түгел, Русия хакимияте өчен эшләвен искәрткән. "Кырымтатарлар гына түгел, Кырымда яшәгән бөтен кешеләр дә ATR телеканалының эшчәнлеген хәтерлидер. Анда талантлар, үз эшләренең осталары диярдәй журналистлар эшләде. Хәзер исә Кырымда журналистлар юк - бөтенесе пропаганда белән шөгыльләнүчеләр. Бәлки алар арасында үз эшләренең осталары бардыр да, әмма алар да "кагыйдәләр нигезендә уйнарга" мәҗбүр, юкса эшсез калачаклар", дигән ул Крым.Реалии-га.

  • "Милләт" телеканалы һәм "Ватан седасы" ("Ватан авазы") радиосы 2015 елда бәйсез ATR телеканалы Кырымнан Киевка күченергә мәҗбүр булганнан соң Мәскәү ярдәмендә оештырылды. Кырымтатар телендә тапшырулар алып барган бу телерадиокомпаниянең эшчәнлеге кырымтатарлар арасында пропагандага корылган дип бәяләнде. Аларның эфирларында катнашудан баш тартычулар да шактый.
  • Белгечләр әйтүенчә, Кырымны аннексияләгәннән соң Русия шул исәптән "Милләт" кырымтатар телеканалы ярдәмендә дә көчле пропаганда алып бара, әмма кырымтатарларның күпчелеге Кырымдагы Русия сайлауларына йөрмәвен дәвам итә. Бу исә аларның Кырымны аннексияләү белән килешмәвен һәм мөнәсәбәтләренең үзгәрешсез калуын күрсәтә.
  • Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров "Милләт" телеканалының тапшырулары кырымтатарларның фикерен үзгәртә алмаячак ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG