Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс православ чиркәвенең Раштуада атышны туктатып торырга чакыруын Киевта "тозак" дип атадылар


Патриарх Кирилл
Патриарх Кирилл

Мәскәү патриархиясе сайтында патриарх Кириллның мөрәҗәгате чыккан иде. Ул 6 гыйнвар сәгать көндезге уникедән 7 гыйнвар төнге уникегә кадәр атышны туктатып, "Раштуа тынычлыгы" урнаштырырга тәкъдим итте. 

Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның 6-7 гыйнварны Русия белән Украина арасында "Раштуа тынычлыгы" дип игълан итү тәкъдимен "оятсыз тозак" дип атады.

Ул Twitter-да Русия православ чиркәве "глобаль православие өчен абруй түгел һәм нибары сугышны пропагандалаучы буларак кына чыгыш ясый", дип язган.

Украина түрәсе Урыс православ чиркәвенең эшчәнлеген "украиннар геноцидына чакыру" дип бәяләгән һәм патриарх Кириллның тәкъдимен "пропаганда элементы" дип атаган.

Элегрәк Мәскәү патриархиясе сайтында патриарх Кириллның мөрәҗәгате чыккан иде. Ул 6 гыйнвар сәгать көндезге уникедән 7 гыйнвар төнге уникегә кадәр атышны туктатып, "Раштуа тынычлыгы" урнаштырырга тәкъдим итте.

Моны православ динен тотучылар гыйбадәтләргә бара алсын өчен кирәк диде.

  • 5 гыйнвар кичендә Путин Русиянең саклану министры Шойгуга 6 гыйнвар сәгать 12:00дән 7 гыйнварның 24:00нә кадәр атышны туктатырга боерды.
  • 2022 елның апрелендә БМО һәм Рим папасы Пасха уңаеннан тынычлык урнаштырырга тәкъдим иткән иде. Ул чакта Урыс православ чиркәве бу чакыруга кушылмады, ә Русия хакимиятләре Украина моны Көнбатыштан кораллар алуны арттыру өчен кулланачак дип белдереп, тәкъдимнән баш тартты.
  • Әлегә Кремль патриарх Кириллның бүгенге тәкъдименә фикер белдермәде.
  • Украинада патриарх Кириллны һәм Урыс православ чиркәвен сугышны хуплауда гаеплиләр. Патриарх Кирилл Украина һәм Көнбатыш илләрен низагны куертуда гаепләде, шулай ук үзенең тынычлык яклы булуын әйтеп, Русия хәрбиләренә фатыйха бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG