Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручы һәм үтерүче бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Журналистлар "Вагнер" белән Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер ярлыкау алган барлыгы биш тоткынның шәхесен ачыклаган.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышкан һәм шуның өчен ярлыкау алган тоткыннар - карак, үтерүче һәм наркотиклар белән сәүдә итүчеләр булган. Бу хакта аларның шәхесен ачыклаган ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Агентство" басмасы хәбәр итә.

Медиа чаралары мәгълүматынча, берсенең исеме - Дмитрий Каравайчик. "Амфетамин җитештерү һәм сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем оештырганы өчен" ул 2019 елның июлендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән.

Ярлыкау алган икенче бер "Вагнер" сугышчысы - Александр Суетов. 2020 елда аны зәркән кибетләрен талаучы җинаятьчел төркем оештыруда гаепләп, 10 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр.

Журналистлар "Вагнер" белән Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер ярлыканган барлыгы биш тоткынның шәхесен ачыклаган. Каравайчик һәм Суетовтан тыш, болар: талау өчен биш елга хөкем ителгән Денис Кинев, машина куып алып киткәнгә бер елдан бераз артыграк колония җәзасы алган Станислав Усачёв һәм берничә мәртәбә хөкем ителгән, шул исәптән кеше үтергән өчен дә утырган Анатолий Сальмин.

  • Кичә, 5 гыйнварда Путинга якын эшмәкәр, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин Украинадагы сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды диде.
  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.
  • Америка күзләве бәяләмәсенә күрә, хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Русиянең 40 меңләп тоткыны катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG