Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Еленовкадагы колониягә һөҗүмне тикшерүче миссияне таратты, шартлауларда 53 украин әсире һәлак булган иде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

БМО вәкиле бу карарны иминлек гарантияләре булмау белән аңлата. Азатлыкның украин хезмәте язуынча, Дюжаррик сугышта катнашучы кайсы тарафның иминлек гарантияләре бирмәве турындагы сорауны җавапламаган. 

БМО баш секретаре Антониу Гутерриш иминлек гарантияләре булмау сәбәпле, фетнәчел Донецки өлкәсендәге Еленовка колониясенә һөҗүмне тикшерүче миссияне тараткан. Еленовка колониясенә атышта кимендә 53 украин әсире һәлак булган иде. Бу хакта баш секретарь вәкиле Стефан Дюжаррик белдерде.

"Безнең сәяси килешү бар иде, әмма хәрби хәрәкәтләр барган урында мондый катлаулы, куркыныч миссия өчен безгә ике тарафтан да иминлек гарантияләре кирәк булды. Бу гарантияләрне ала алуыбызны да, киләчәктә алачагыбызны да хис итмәдек", дигән ул.

Дюжаррик киләчәктә миссиянең торгызылачагын әйткән: "Безгә кирәкле иминлек гарантияләре булуын хис иткәч тә анда бара алачакбыз, миссия торгызылачак", дигән ул.

Азатлыкның украин хезмәте язуынча, Дюжаррик кайсы тарафның иминлек гарантияләре бирмәве турындагы сорауны җавапламаган.

  • Украин әсирләре Еленовка авылындагы төзәтү колониясендә тотылды. Русия белдерүенә күрә, 29 июльдә объект җирләрендәге шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 53 кеше үлгән. Бу хәлдә Мәскәү Украинаны гаепли һәм колониягә ракет һөҗүме ясалды дип ышандыра. Киевта исә украин хәрбиләре колониягә һөҗүм итмәде, бу шартлаулар исә русияләрнең украин әсирләрен күпләп үтерү һәм җәфалауларын яшерү өчен эшләнде дип белдерәләр.
  • Август башында БМО баш секретаре Еленовкада украин әсирләре һәлак булу уңаеннан мәгълүмат җыючы миссия эшли башлаячагын игълан итте. Гутерриш сүзләренчә, монды тикшерү уздыруны БМОдан Украина да, Русия дә сораган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG