Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төньяк-көнбатыш" диалектында диктант оештырган башкорт фондын дәүләт финанслый башлаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңарчы оешманың эшчәнлеге бюджеттан финансланмый иде.

Башкортстанның башкорт телен саклау һәм үстерү автоном коммерцияле булмаган оешмасын дәүләт турыдан-туры финанслый башлаячак. Бу хакта республика хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды 2018 елда төзелгән иде. 2022 елның сентябренә кадәр ул бюджеттан финансланмаган. Быелдан Башкортстан мәгариф министрлыгы тарафыннан турыдан-туры тәэмин ителәчәк диелә.

"Быел оешманың министрлык тарафыннан 1,2 млн сум күләмендә финанслаячак. Киләсе елларда бүлеп биреләчәк сумма ел саен 6,3 миллионга артачак", дип белдергән Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров.

Биш ел эчендә башкорт телен саклау һәм үстерү фонды төрле проектлар тормышка ашырды, шул исәптән башкорт теленең "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектын алга сөрде. Оешма 2020 елдан башкорт теленнән халыкара диктантны "төньяк-көнбатыш" диалектында да яздыртты. Бу татарча сөйләшүчеләрдә ризасызлык уятты.

Фонд телевизион проектларны тормышка ашырды. "Башкортостан" дәүләт телеканалында ("Русия" дәүләт каналы филиалы) "Матур башкорт теле" дигән тапшыру чыгып килде. Фонд социаль челтәрдә видео язмалар урнаштыра, башкорт телендә IT кушымталар, програмнар эшли.

Узган ел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкорт телен үстерүгә 33 млн, татар проектына – 1 миллион сум бүлде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде. Берничә грант Свердлау өлкәсе татарларын башкортлаштыруга юнәлтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG