Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ күзләве: Русия хәрбиләре Украина көчләренең һөҗүмнәренә әзерләнә


Украина хәрби көчләре, иллюстратив фото
Украина хәрби көчләре, иллюстратив фото

Соңгы атналарда Русия хәрбиләре Запорожье өлкәсендә саклану корылмаларын ныгыта диелә.

Русия хәрби көчләре Украина һөҗүмнәренә әзерләнә. Һөҗүмнәр ике юнәлештә – Луһански өлкәсенең төньягында яки Запорожье өлкәсендә булырга мөмкин, диелгән Британия саклану министрлыгының хәрби күзләү хисабында.

Күзләү ясаган нәтиҗәгә күрә, соңгы атналар Русия хәрбиләре Запорожье өлкәсендә, аерым алганда, Васильевка һәм Орехов шәһәрләре арасында саклану корылмаларын ныгыта. Фронтның бу өлешендә Русия хәрби көчләре тупланган, диелә.

Запорожье өлкәсендә Украина көчләренең уңышы Русияне Кырым белән тоташтырган "коры җир юлы"н куркыныч астына куя. Луһански өлкәсендә исә уңышлы контрһөҗүм Русиянең максат дип игълан иткән "Донбассны азат итүе" тезисын юкка чыгарак, диелә хисапта.

Сугыш шартларында фронт хәбәрләрен оператив тикшерү мөмкинлеге юк.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG