Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуска Русия хәрби очкычлары китерелгән, рәсмиләр моны күнегүләр өчен дип аңлата


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күнегүләр 16 гыйнварда башланачак. Кайбер Көнбатыш һәм украин хәрбиләре исә, Русиянең Украина җирләренә яңа һөҗүмендә беларус  хәрбиләре дә катнашырга мөмкин дип фаразлый.

Беларус саклану министрлыгы Русия белән берлектә "очыш-тактик күнегүләре" уздыруы турында игълан итте. Алар барышында "илнең бөтен хәрби һава аланнары, хәрби һава көчләренең һәм һава һөҗүменә каршы гаскәрләрнең барлык полигоннары эшкә җигеләчәк", диелә.

Күнегүләр 16 гыйнварда башланачак һәм ай ахырына кадәр барачак. Аларда катнашу өчен Русиянең һава-галәм көчләре очкычлары Беларуска китерелгән дә инде.

Элегрәк Беларуска Русиянең ун меңләп хәрбие килгән иде. Ике илнең дә хакимиятләре моны берлектә хәрби күнегүләр уздыру белән аңлатты, ә соңрак хәрбиләрен берләштереп уртак гаскәр төзүләрен игълан итте. "Беректәш дәүләтнең көнбатыш чикләрендә вазгыять катлаулану сәбәпле", уртак гаскәр аны "корал белән яклауга кереште", дип хәбәр ителде.

Украина хәрби җитәкчелеге берничә мәртәбә Русиянең Беларус җирләре аша яңа һөҗүм әзерләргә мөмкин булуын белдереп килде. Беренче тапкыр бу сугышның башында булган иде, әмма уңышсыз төгәлләнде.

Кайбер Көнбатыш һәм украин хәрбиләре исә Украина җирләренә яңа һөҗүмдә беларус хәрбиләре дә катнашырга мөмкин дип фаразлый.

  • Берничә көн элек Беларус оппозициясе лидерларыннан берсе Павел Латушко "Украина белән сугышта Русиягә хәрби ярдәм күрсәтү өчен якында Беларус хакимиятләре мобилизация башлатырга мөмкин, дигән иде. Аның әйтүенчә, мобилизация чаралары өчен бөтен әйбер әзер.
  • Беларус җитәкчелеге – узган елның февралендә Украина җирләренә бәреп кергән Русиянең төп беректәшләреннән берсе булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG