Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада зәмһәрир суыкта берничә йорт кайнар сусыз калган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфаның Дим районында суүткәргечкә зыян килгән диелә. Шул ук вакытта Башкортстанда зәмһәрир салкыннарда туңучылар бар: республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләргә шундый беренче авырулар килә башлавын хәбәр итте.

Уфаның Дим районында су үткәргечкә зыян килү сәбәпле сигез йорт кайнар сусыз калган. Каза сәбәпле суны аерып торулары турында Дим районы хакимияте 9 гыйнварга каршы төндә хәбәр итте, дип яза MKset. Зәмһәрир суыкларда Дагыстан урамындагы йортларның җылы сусыз калуы әйтелә.

Шул ук вакытта суыклар сәбәпле Башкортстанда таксида йөрү кыйммәтләнгән. "Башинформ" язуынча, Уфда яшәүчеләр такси бәяләренең ике-өч тапкырга артуыннан зарлана.

Көчле салкыннарда туңучылар да бар: республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләргә шундый беренче авырулар килә башлавын хәбәр итте.

Былтыр октябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бөтен дөньяга иң суык кыш килүен теләгән иде. "Русиягә кыш килә, бөтен системнар әзер булырга тиеш. Чын дөресен әйтим, аңлашылган сәбәпләр аркасында, бөтен дөньяга мөмкин кадәр иң суык кыш килүен көтәм. Без әлбәттә, моңа бирешмәячәкбез", диде ул.

  • Узган атнада Татарстанга һәм Башкортстанга зәмһәрир суыклар килде. Башкортстан гидрометеорология хезмәте хәбәренчә, 9 гыйнварга каршы төндә Уфа-Дим метеостанциясендә суыклык 39,1 градуска җиткән. Моңа кадәр бу көнне мондый дәрәҗәдә суыклар күзәтелмәгән, иң соңгы тапкыр 49 ел элек – 1974 елда температура 37,9 градуска төшкән булган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
  • Казанда исә көчле суыклар сәбәпле Раштуа уңаеннан узасы чараларны башка вакытка күчерделәр. Шулай ук кайбер шугалаклар, әйтик "Черек күл"дәгесе эшләми торачак.
  • Татарстан гидрометеорология үзәге фаразынча, Татарстанда 9 һәм 10 гыйнвар иртәсендә һәм төнендә 31-36 градус суык булачак, кайбер урыннарда зәмһәрир салкыннар 41 градуска кадәр җитәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG