Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин коррупциягә каршы көрәш конвенциясен үтәүдән баш тарту турында канун өлгесен думага кертте


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенцияне үтәүдән баш тартуы - ил эчендәге коррупция белән көрәшкә бернинди дә йогынты ясамаячак, дип белдерде бу уңайдан Дмитрий Песков. 

Русия президенты Владимир Путин думага Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенцияне үтәүдән баш тартуы турында канун өлгесе кертте.

Элегрәк Европа шурасы министрлар комитеты Русиянең Коррупциягә каршы дәүләтләр төркемендәге (GRECO) әгъзалыгын туктату турында карар чыгарган иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге канун өлгесе дә шуның белән бәйле тәкъдим ителә. Русия килешүдәге бурычларны үтәвен дәвам итәргә тиеш иде, әмма GRECOда тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителде - Мәскәү исә бу шартларны кабул итми.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков Русиянең коррупция конвенциясен үтәүдән баш тартуы - ил эчендәге коррупция белән көрәшкә бернинди дә йогынты ясамаячак, дип белдерде.

"Безнең кануннар шактый кырыс. Тулы бер систем эшли", диде ул. Аның әйтүенчә, әлеге проблемны тулысынча юк итә алмаганнар, "әмма аны дөньяда бер җирдә дә юк итә алмадылар", ди ул.

Песков әйтүенчә, бу - дус илләр белән мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясамаячак, ә "дус булмаган" илләр белән багланышлар болай да юк.

  • Европа шурасы коррупция өчен сивил-хокукый һәм җинаять җаваплылыгы турындагы конвенцияне 1999 елда кабул иткән иде. Русия югары хакимияте 2006 елда халыкара килешүнең икенче документын гына раслады. Беренче конвенциягә кушылу ихтималы турында Русиядә 2011 елдан фикер алыштылар, әмма 2014 елдан соң бу мәсьәлә башка күтәрелмәде.
  • 2021 елда Русиядә соңгы сигез ел эчендә коррупция иң югары дәрәҗәгә җитүе ачыкланды. Баш прокуратура мәгълүматынча, коррупция белән бәйле 24 меңнән артык җинаять ачыкланган. Аларның 50 ләп проценты ришвәтчелеккә туры килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG