Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядән беренче тапкыр галәм иярченен җибәрү омтылышы уңышсыз тәмамланды


Очыш алдыннан LauncherOne ракеты
Очыш алдыннан LauncherOne ракеты

Иярченнәр булган ракет Җир әйләнәсенә "аномалия" аркасында чыга алмады диелә.

Virgin Orbit АКШ ширкәте тарихта беренче тапкыр Британия җиреннән галәм иярченен җибәрү омтылышын ясады. Ул уңышсыз булды, дип хәбәр итә BBC News.

Миссия уңышсызлыгының төгәл сәбәбе аталмый. Virgin Orbit матбугат хезмәте LauncherOne ракеты Җир әйләнәсенә "аномалия" аркасында чыга алмавын хәбәр итте.

Ракет Җир әйләнәсенә тугыз хосусый һәм дәүләт галәм иярченен чыгарырга тиеш булган. Алар арасында Британия саклану министрлыгы һәм АКШ хәрби-галәм күзләве идарәсе иярченнәре дә булган. Иярченнәр югалган дип хәбәр ителә, аларның хуҗалары компенсациягә ия булачак.

LauncherOne ике баскычлы ракетны күтәргән Boeing-747 очкычы Ньюки һава аланыннан (Корнуолл) Казан вакыты белән төнге 1дә очып китте. Якынча бер сәгать соңрак ул ракетны Атлантик океан өстендә җибәрде.

Ракетны җибәрү омтылышының уңышсыз булу хәбәреннән соң Virgin Orbit хиссәләре бәясе 24%-ка төште.

Virgin Orbit ширкәтенең хуҗасы – миллиардер Ричард Брэнсон. 2017 елда ширкәт Virgin Galactic оешмасыннан аерылган. Virgin Galactic аерым галәм туризмы белән шөгыльләнәчәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG