Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония Русия активларын кулга алып, аларны Украинага тапшыру планын әзерли


Украина президенты Владимир Зеленский һәм Эстония чит эшләр министрлыгы Урмас Рейнсалу
Украина президенты Владимир Зеленский һәм Эстония чит эшләр министрлыгы Урмас Рейнсалу

Европа берлеге илләрендә Русиянең 300 миллиард евролык активлары туңдырылган. Бу Русия Үзәк банкының туңдырылган резервлары һәм санкцияләргә эләккән русияләр акчасы. 

Эстония гыйнвар аенда дәвамында Русия активларын кулга алып, аларны Украинага тапшыруның юридик планын тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта Эстония чит эшләр министрлыгы вәкиле Михкель Тамм хәбәр итте.

Аның сүзләренә күрә, бу планны әзерләү министрлыкларга декабрь азагында кушылган булган.

Эстония әлеге планны Европа комиссиясенә тәкъдим итәргә җыена. Комиссия бөтен Европа берлеге илләре өчен Русиянең туңдырылган 300 миллиард евро акчасы белән нишләргә кирәклеге турында килешү әзерләргә тиеш.

Эстониядә Русиянең 20 млн евро чамасы акчалары туңдырылган. Бу Русия Үзәк банкының туңдырылган резервлары һәм санкцияләргә эләккән русияләр акчасы.

"Европа берлеге әгъзалары Русияне агрессия җинаятьләре өчен җаваплылыкка тарту эшен дәвам итәргә һәм илнең туңдырылган активларын кулланырга тиеш", дип белдерде декабрьдә Эстония премьер-министры Кайя Каллас.

Ноябрьдә БМО гомум мәҗлесе Русияне Украинага репарацияләр түләүдә җаваплы дип таныган резолюцияне кабул итте. Аерым алганда, документ Украинага китерелгән зыянны теркәү өчен махсус реестр булдыруны күздә тота. Моннан тыш репарацияләрне түләүтү механизмнарын булдыру турында да әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG