Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын глобус" премиясе җиңүчеләре билгеле. Тантанада Зеленский чыгышы да күрсәтелде


10 гыйнвар кичендә АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә "Алтын глобус" премиясе тапшырылды. Тантанада Украина президенты Владимир Зеленскийның да чыгышы күрсәтелде.

Зеленский беренче премиянең 1944 елда бирелгәнен искә төшерде: "Икенче дөнья сугышы әле дәвам итә иде, әмма кем җиңәчәген бөтен кеше дә аңлый иде. 1943 елның иң яхшы актерларын хөрмәтләү максатында "Алтын глобус" премиясе барлыкка килә... Хәзер 2023 ел, Украинадагы сугыш әле тәмамланмаган, әмма хәлләр үзгәрә. Узган елның иң шәп кешеләре ул — сез. Ирекле дөнья кешеләре. Украин милләтенә азатлыгыбыз өчен көрәшергә булыша торган кешеләр... Өченче дөнья сугышы булмаячак, трилогия түгел бу. Украина Русия агрессиясен туктатачак", диде Украина президенты.

"Алтын глобус" премиясе быел 80нче тапкыр тапшырылды. Кино һәм телевидениедәге казанышлар өчен бирелә торган премиянең җиңүчеләрен Һолливудның чит ил матбугаты ассоциациясе билгели. Быелгы җиңүчеләр арасында: иң яхшы фильм — "Фабельманнар" драмасы; иң яхшы комедия яки мюзикл — "Инишерин манаралары".

Драматик фильмда иң яхшы актёр — Остин Батлер ("Элвис"); драматик фильмда иң яхшы акриса — Кейт Бланшетт ("Тар"); комедия яки мюзиклда иң яхшы актёр — Колин Фаррелл ("Инишерин манаралары"); комедия яки мюзиклда иң яхшы актриса Мишель Йео ("Бөтен нәрсә бөтен җирдә һәм бер үк вакытта") дип табылды.

Иң яхшы режиссёр дип "Фабельманнар" фильмы өчен Стивен Спилберг танылды, ә иң яхшы анимацион фильм булып Гильермо дель Тороның Пиноккиосы сайланды.

Иң яхшы чит ил фильмы — "Аргентина, 1985" (Аргентина); иң яхшы сериал — "Аждаһа йорты"; иң яхшы кыска сериал булып "Ак лотос" табылды.

Беренче тапкыр премия 1944 елда тапшырылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG