Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасына Ринат Садыйков билгеләнде


Ринат Садыйков
Ринат Садыйков

Моңарчы ул әлеге министрлык башлыгының беренче урынбасары иде.

Садыйковның министр вазифасына билгеләнгәнен ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Песошин сүзләренчә, Садыйков капиталь ремонт програмына, Татарстанның яшьләр сәясәте канунына, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү програмына зур өлеш керткән.

2008 елдан 2018 елга кадәр Ринат Садыйков Татарстан студент хезмәте отрядлары хәрәкәтен җитәкләгән иде. Соңыннан ул яшьләр эшләре министрлыгы эшкә күчте, 2021 елдан әлеге министрлык башлыгының беренче урынбасары булды.

Моңарчы Татарстан яшьләр эшләре министры булган Тимур Сөләйманов күптән түгел оешкан "Движение первых" Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе итеп билгеләнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG