Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Командирлары юк, роталарның яртысы юк ителгән". Башкортстан хатыннары сугышка эләккән ирләренә ярдәм сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан хатын-кызлары республика башлыгының социаль челтәрдәге битендә мобилизацияләнгән ирләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә түбәндәге хәбәрне урнаштырган:

"Безне, Авыргазы һәм Гафури районнарыннан мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарын һәм туганнарын кабул итегез! Ирләребез 26 сентябрьдә мобилизацияләнде. Ноябрьдән бирле алар "махсус операция"дә. Заманча кораллары да, бронежилетлары да юк, ризык белән су да җитми. Алар окопларда утыра. Ризыкка, көрәкләргә, дизель генераторларына акчаны бездән сорыйлар! Луһански өлкәсендәге Х шәһәрендә урнашкан егетләрнең командирлары юк. Алар куелган максатларга ничек ирешсен? Шунда җибәрелгәннән бирле командирларын күргәннәре дә юк!!!

Нишләп соң безнең солдатлар ай ярым коточкыч шартларда яши? Аларны "туп ите" буларак кулланалар бит. Көн саен яңа мәет! 10 минут дәвам иткән атыштан соң дүрт кеше һәлак булган! Ай ярым шундый шартларда яшәп карагыз әле! Учак кабызырга ярамый, чөнки аларның кайда утырганнары шундук билгеле булачак. Киемнәре кипми, алар гел юеш киемнән йөри. Сәламәтлекләре какшаган. Дизель ягулыгын алыр өчен 2-3 көн саен 4,5әр мең сум акча җыялар, тик ул ягулыкны барыбер китермиләр. Һәрбер ротада яртысы гына исән калган... Нишләп ТВдан мобилизацияләнгән ирләрнең "матур тормыш"ын күрсәтәләр соң? Алар бит анда көчкә исән кала..."

Шул ук вакытта хатыннар сугышка каршы чыкмый, сугышу шартларын яхшыртуны гына сорый.

  • Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Русия Украинага каршы башлаган сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарны били. Хәбиров исә бу сугышны һәрдаим хуплап килә.
  • Русия түрәләре "армиябез тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап торса да, халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: трусиктан алып бронежилетларга кадәр җыялар.
  • Әлегә Башкортстан ханымнарының бу сүзләренә рәсми җавап юк. Кайбер кулланучылар аларга җавап итеп "сез фейк таратасыз" дип язып куйган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG