Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче вазифасына Валерий Герасимов билгеләнгән


Герасимовка кадәр бу вазифада булган Сергей Суровикин өч урынбасарның берсе булачак.

Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче вазифасына Валерий Герасимов билгеләнгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерде.

Герасимовка кадәр бу вазифада булган Сергей Суровикин өч урынбасарның берсе булачак. Суровиков Кырым күпере шартлатылгач октябрь башында гына билгеләнгән иде.

9 ноябрьдә Суровикин Херсон өлкәсендә Днепрның уң як ярында гаскәрләрне корал белән тәэмин итүдә авырлыклар булуны сәбәп итеп, Русия саклану министры Сергей Шойгуга аларны сул ярга күчерергә тәкъдим итте. Бу Херсон шәһәрен бирүне аңлатты. Шойгу бу тәкъдим белән килеште һәм гаскәрне чыгара башларга боерды.

Суровикинга кадәр җитәкчелек иткән Александр Лапинны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт җитәкчесе Евгений Пригожин тәнкыйтьләп килде. Кичә ул Русия армиясенең җир өсте хәрбиләре баш штабы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Герасимов Казанда туган. Казан суворов училищены, аннары Казан танк училищесын тәмамлган. Моңа кадәр ул Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG