Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирусның яңа штаммы – кракенны йоктыру очрагы теркәлгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Бу штамм омикроннан тагын да йогышлырак дип санала.

Русиянең Пенза өлкәсендә коронавирусның XBB.1.5 дип аталган яңа штаммны беренче тапкыр йоктыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзор белдерә.

Галимнәр бу штаммны "кракен" дип атаган, ул омикронның бер варианты булып тора. Ул омикроннан тагын да йогышлырак дип санала, ләкин авыру күпчелектә җиңелчә уза.

Русиядә "кракен"ны йоктыру очрагы SARS-CoV-2 геномнарын күзәтү барышында табылды. Роспотребнадзор белдергәнчә, Русиядә омикрон штаммының күп төрләре таралган, ВА.5 штаммы өстенлек итә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында "кракен" штаммының таралуы дөньяда ковид йоктыручылар санын күбәйтергә мөмкин дип саныйлар. Мондый фаразны оешма гыйнвар башында АКШта туплаган мәгълүматка нигезләнеп ясады.

Шул ук вакытта, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 гыйнвар кцнне дөньяда ковид йоктыручылар саны 9%ка кимегән дип белдерде.

Гыйнвар башында коронавирус йоктыручылар саны Кытайда кисәк артуы хәбәр ителде. Ковидтан үлүчеләр арту нәтиҗәсендә илдәге крематорийлар тулган.

Моңа кадәр Кытайда коронавирус таралмасын өчен кырыс чикләүләр гамәлдә булды: моңа кырыс локдауннар, тулы бер районнарны ябу, анда яшәүчеләргә атналар һәм айлар буе урамга чыгуны тыюлар керде. Декабрь башында Кытайда карантин белән бәйле чикләүләрне йомшаттылар һәм шуннан соң авыруны йоктыручылар саны кисәк артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG