Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов. Нинди шәхес иде, нинди мирас калдырды, хәтердә ничек калачак


Мортаза Рәхимов (1934 - 2023)

11 гыйнварда Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Рәхимов белән бергә эшләгән, хезмәттәшлек иткән, аның чорында Башкортстанда, Татарстанда яшәгән шәхесләр, белгечләр белән аның нинди кеше, нинди җитәкче булганы һәм нинди мирас калдырганы турында сөйләштек.

Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торучы идеологларның берсе Марат Колшәрипов Мортаза Рәхимов чын мәгънәсендә җитәкче булды, күп эшләр башкарды, ләкин президентлыктан киткәч аны сәяси кырдан читләштерделәр ди.

— Ул бит нефть эшкәртү заводы мөдирлегеннән килде. Хуҗалыкны бик яхшы башкарды. Юллар салдырды, авылларга газ кертте, икътисад яхшырсын өчен күп көч түкте. Харизмалы кеше иде. Аннан соң килгән кешеләр аңа тиңләшә алмый.

Рәхимов үз сүзен Мәскәү алдында да курыкмыйча әйтә торган кеше иде

Мортаза Рәхимов үз сүзен Мәскәү алдында да курыкмыйча әйтә торган кеше иде. Ельцин булсынмы, Путин булсынмы, бөтенесе алдында чынбарлыкны ярып сала иде. Хәзерге җитәкчелек Мәскәүдән нинди сүз килер дип көтә, "баш өсте" дип торалар. Республиканы яклап үз сүзләрен әйтә алмыйлар. Мәскәүдән куркып яшиләр, халык өчен түгел, үз карьералары, байлыклары өчен тырыша. Алар белән чагыштырганда, Рәхимов күпкә өстен тора. Кызганычка каршы, аннан соң бездә юньле җитәкче булмады, әле дә юк, ди Колшәрипов.

Мортаза Рәхимов вафат. Ул нинди шәхес иде?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

Президентлыктан киткәч, Рәхимов сәяси кырдан читләште. Тарихчы моңа аның урынына килгән Рөстәм Хәмитов гаепле дип саный.

Рәхимов башкорт милләтен, телен күтәрүче булып истә калачак

— Мортаза Рәхимовтан соң Башкортстан җитәкчелегенә Рөстәм Хәмитов куелды, ул Рәхимов тәҗрибәсен кулланырга теләмәде, киңәшләшеп эшләмәде, аның авторитетын бетерергә тырышты. Шуңа Рәхимов сәяси эшләрдән читтә торырга мәҗбүр булды. Алай гына түгел, Уфада җәмигъ мәчетен төзи башлаган "Урал" фондын Хәмитов Мәскәүгә җибәрде дип әйтергә мөмкин. Мәчет әле дә төзелеп бетмәгән. Исән чагында шул мәчетнең ачылышын күрә алмады, бу бик үкенечле хәл.

Рәхимов башкорт милләтен, башкорт телен күтәрүче булып та истә калачак. Башкорт теленә дәүләт статусы бирелде, ләкин барыбер урыс теле белән бер дәрәҗәдә дәүләт теле була алмады, кулланылышы түбән булды", дип сөйләде Колшәрипов.

Икътисад фәннәре кандидаты Ринат Гатауллин Мортаза Рәхимовның чорын икегә бүлеп карарга кирәк дигән фикердә. Башлангыч чорда ул аны ачык, эшлекле, Башкортстанның мәнфәгатьләрен кайгыртучан шәхес дип тасвирлый, ә соңыннан аның үчле, үтә милләтчел кешегә әйләнүен билгели.

— Мин Мортаза Рәхимов белән 1991 елда таныштым. Башкортстан үсеше ничек була алганы турында үз фикерләремне, күзаллауларымны сөйләдем. Ачык сөйләшү булды. Сүз артыннан сүз чыкты, шунда Рәхимов үзе турында озак яшәмәсмен, чөнки авыр һәм зыянлы эштә эшләдем дип әйтеп ташлады. Мин карадым да аңа: "Абзый, син әле ат кебексең!" дидем. Рәхимов карап торды да рәхәтләнеп көлде. Мәрхүм. Аннары бергә эшләдек, мин аны такымында идем. Аралашучан, гади булды. Эшнең төбенә кадәр төшә белә. Документка күз салуы була, шунда ук эш нәрсәдә икәне аңлый, хаталарны күрә иде, өстәмә мәгълүмат бирә. Күп әйберне истә тотты. Кайбер саннарны үзе әйтеп бирә иде.

Ришвәтчелеккә каршы ихластан көрәшә дип кабул иттем

"Чудо городок" дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәш проекты бар иде. Аны мин җитәкләдем. Канунсыз төзелгән йортларны ачыкларга кирәк иде. Шунда Рәхимов 98 кешенең йорты була ала, сузылган кабель аша ачыклап була дигән иде. Ягъни күп детальләр белгәненә аптыраган идем. Аның белән эшләү уңай иде. Ул да ихластан ришвәтчелеккә каршы көрәшә дип кабул иттем. Башта шулай иде ул.

Әмма соңнан үзе дә фәрештә булмаганы ачыкланды. Урлауга аның да бәйлелеге ачыклана башланды. Акча, хакимият кешене боза. Ул Башкортстанның бердәнбер хуҗасына әверелде. Кешеләрне бүлү китте. Бусы үз кешебез, бусы – юк, бусы – беренче, бусы – икенче сортлы кеше дип аеру барлыкка килде. Бик ямьсез күренеш иде. Барысы да аңа буйсынды, аңа баш иде, акча аның кесәсенә акты. Тели икән, бу яки теге завод, фабриканы үзе теләгән кешегә бүләк итте. Акча белән сынауны уза алмады, кешелеклелеген югалтты.

Мортаза Рәхимов һәм Башкортстан хөкүмәтенең элекке җиткчесе Раил Сарбаев
Мортаза Рәхимов һәм Башкортстан хөкүмәтенең элекке җиткчесе Раил Сарбаев

Гомумән, аның тирәсендә мәкерле кешеләр җыелды, алар милләтен оныткан татар иде. Менә шулар Рәхимовны милләтчелеккә котыртты, агулады. Башкортлаштыру куркыныч формага әверелде.

Акча, хакимият белән сынауны уза алмады, кешелеклелеген югалтты

Без үзара килешә алмадык, мин фикерләремне әйттем, мондый шартларда эшли алмыйм дидем. Нәтиҗәдә, басым башланды, мин мыскыллау обьектына әйләндем. Мин генә түгел, хәтта яшүсмер балаларым да "кыйналды". Кем университеттан куылды, кем эшеннән. Безнең тормыш җәһәннәмгә әйләнде. Мине берничә тапкыр үтерергә тырыштылар, һөҗүм оештырылды. Иң кызганычы, Башкортстанда минем кебекләр шактый бит.

Рәхимовның туганнары белән танышмын, аларны беләм, алар арасында яхшы кешеләр дә бар. Мортаза Рәхимов – аларның якын кешесе. Туганы үлеме – кайгы, шуңа да аларның кайгысын уртаклашам. Әмма Мортаза Рәхимовны барыбер гафу итә алмыйм.

Башкортстанда туып үскән тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин Мортаза Рәхимов республикада азчылыкны тәшкил иткән башкорт халкын үстерде, әмма татар хәтерендә тискәре фигура булып калачак ди.

— Мортаза Рәхимов җәмгыять өчен катлаулы фигура булып кала. Башкортстан белән Татарстанны чагыштырган кебек аны еш кына Миңтимер Шәймиев белән чагыштыралар. Ләкин, минемчә, алар икесе ике төрле. Алар хакимияткә төрле юллар белән килде. 1980нче еллар азагында Башкортстанда хәлләр башкачарак иде: анда партия көчсезләнгән иде. Шуңа күрә аңа альтернатива буларак, хуҗалыкчы буларак (ул нефть эшкәртү заводы җитәкчесе иде) Рәхимовны Югары Советка сайладылар. Һәм ул Югары Совет рәисе буларак Башкортстанның беренче президентына әйләнде.

Ягъни ул — партиядән, сәяси структуралардан чыккан кеше түгел, ә хуҗалык структураларыннан чыккан кеше.

Рәхимов сәясәтен нефть эшкәртү заводы мөдире буларак алып барды

Бу, әлбәттә, Башкортстандагы эчке сәясәткә дә зур йогынты ясады. Сәясәтен ул нефть эшкәртү заводы мөдире буларак алып барды. Үзенә каршы чыккан, оппозициядә булган кешеләр белән уртак тел табып, аларны үзенә лояль итәргә тырышмады. Үзенә каршы чыкканнарны асфальт белән тигезләде дисәк тә була. Ә Татарстанда, киресенчә, хакимияткә каршы чыгучылар белән сыйпап сөйләштеләр, алар белән йомшак кына эш иттеләр. Бу — ике республика арасындагы иң зур аермаларның берсе. Минемчә, Татарстанның алга таба алга китүе шушы тактиканың йогынтысы булды.

Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев Уфада Дөнья башкортлары корылтае вакытында, 14 июнь 2002 ел
Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев Уфада Дөнья башкортлары корылтае вакытында, 14 июнь 2002 ел

Әлбәттә, Рәхимов тарихка Башкортстанның беренче президенты буларак кереп калачак. Президент булып 1993 елда гына сайланса да, нигездә ул 1990 елдан алып 2010 елга кадәр республикада беренче кеше булды. Беренче елларны — хакимияте җитлегеп җиткәнче, республикада башка процесслар да барганда — Башкортстан алга китте. Перестройка чорында эшләнгән програмнар чынга ашты. Марат Миргазямов премьер-министр булган чорда эшләнгән стратегия тормышка ашырылды. Юллар төзелде, газификация булды. Бөтен Русиядә шок терапиясе булган чорда Башкортстанда хәлләр әйбәтрәк булды. Бу — Марат Миргазямов казанышы дисәң дә була. Ә инде 1990нчы елларның урталарыннан — Миргазямовны читләштергәч — икътисади үсеш үзгәрде, Башкортстан калыша башлады. Мортаза Рәхимов исеме белән бәйле уңай күренешләр 1990нчы еллар уртасыннан юкка чыгып бетте. 1990нчы елларда Башкортстан Рәхимовка күрә тотрыклы, стабиль булды дигән сүзләр — ул миф. Рәхимовның бу тотрыклылыкка катнашы юк. Бу — аңа кадәр эшләнгән эшләрнең йогынтысы, аның кул астында эшләгән премьер-министрларның казанышы.

Башкортстанда бөтен милли сәясәт башкорт милләтен төзүгә юнәлгән иде

Башкорт хәрәкәте, башкорт интеллигенциясе, әлбәттә, аңа лояль карады һәм карый. Ул киткәч тә, аңа "ил агаһы" дигән исем тагылды. Ул хакимияттә булган чорда башкорт белән бәйле күренешләр үсте. Ул республикада азчылыкны тәшкил иткән башкорт халкын үстерде. Идеологияләрен үстерү, милли гореф-гадәтләрен саклауда зур йогынты ясады. Башкортстандагы бөтен милли сәясәт башкорт милләтен төзүгә буйсынган иде. Татарстанда исә татар милләтен беркем үстермәде, анда "Татарстан милләте"н булдырырга тырыштылар. Башкортстанда исә бер Айрат Дилмөхәммәтов кына Рәхимовны тәнкыйтьләп килде. Калган башкорт активистлары, милли оешмалар, шул ук Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасы да Рәхимовны хөрмәт итте. Аның сәясәтенә лояль карады. Рәхимов башкортларның тарихи хәтерен ныгытты. Башкортлар күпләп яшәгән районнаргы икътисади яктан булышты, аларны үстерде. Ә татарлар яшәгән районнар игътибарсыз калды, алар үз көченә яшәде.

Мортаза Рәхимов башкорт кураенда уйный
Мортаза Рәхимов башкорт кураенда уйный
Татар хәтерендә Рәхимов тискәре фигура булып сакланып калачак

Татар хәтерендә ул тискәре фигура булып сакланып калачак, чөнки Рәхимов елларында татар халкына басым зур булды. Бу аның башында туган уйлар да булмагандыр, әмма башкорт милли хәрәкәтенә таянгач, мондый фикерләрне аңа шушы хәрәкәт вәкилләре җиткергәндер. Татар телен бетерергә тырышты, җанисәп вакытында татарның санын киметте, татар милли оешмаларын репрессияләде, 2002 елда татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда татар теленең дәүләт статусы турында "бук чәйнәмәгез" дигән сүзләр әйтте.

Урыслар өчен дә ул — күбрәк тискәре фигура, башкорт милләтчелеге белән ассоциацияләнә. Татар милли оешмаларын репрессияләгәндә урыс оешмаларына да эләкте.

2010 елда хакимияттән китсә дә, сәясәттән тулысынча читләшмәде. "Урал" фонды Рәхимов кулы астында иде. Шуның аша ул башкорт милли хәрәкәтен финанслады, башкорт милли проектларын үстерде. Хәзер шушы фондта калган акчаларны аның тарафдарлары әкрен генә таратып бетерерләр дип уйлыйм, диде Гарифуллин.

Тарихчы Дамир Исхаков Мортаза Рәхимов башкортларны үстерде, әмма шул ук вакытта Башкортстанда яшәүче башка милләтләр, аеруча татарлар үтә дә милләтчелек аркасында иза чикте дип саный. Икътисади яктан Рәхимов Башкортстанны төпкә утыртып китүе аркасында бүген дә кешеләр авыр хәлдә дип билгели ул.

— Мортаза Рәхимов белән Миңтимер Шәймиев бер чор кешеләре, алар бергәләп "Отечество" фиркасен дә бергә төзеделәр, зур сәяәсәттә катнышырга тырыштылар. Әмма Рәхимов зур гәүдәле булса да, шактый куркак кеше иде. Шәймиев, Лужковлар артында гына күренеп йөрде, үзе нидер эшләргә, адым ясарга курыкты. Мәсәлән, шартнамәләр мәсьәләсендә ул качты. Татарстан үз фикерен яклаучы бердәнбер республика булып калды.

Рәхимов сәясәткә очраклы рәвештә килеп керде. Кадрлар кытлыгы иде, җитештерүчеләр арасында эзләделәр, шуңа да аны зур сәясәтче дип әйтү кыен.

Аның иң зур уңышы – башкорт милләтчелеген үстерү

Аның иң зур уңышы – башкорт милләтчелеген үстерү. Бу яктан башкортлар тарафыннан ул яратыладыр. Ул аларны үстерде, матди якларын кайгыртты, фатирлар өләште, яхшы хезмәт хакы түләде. Татарстанда бу юк иде. Башкортлар өчен уңай кеше булды.

Мортаза Рәхимов һәм Владимир Путин, Уфа, 2007 ел
Мортаза Рәхимов һәм Владимир Путин, Уфа, 2007 ел

Шул ук вакытта татарларга карата этлекләре күп булды. Башкортстан, башкалардан аермалы, дәүләт телләре турындагы канунны шактый соң, 1999 елда гына кабул итте. Анда татар теленең дәүләт теле статусы беркетелмәде. Аны Рәхимов уздырмады, Мәскәү сүзенә күнде, курыкты. Гәрчә канун өлгесендә өч тел: урыс, башкорт, татар теле бертигез хокуклы дәүләт телләре дип язылган иде. Мәскәүгә килештерергә баргач, татар теле сызылган. Шуның аркасында да Рәхимовның татарлар белән мөнәсәбәтләрне бозылды.

Рәхимов киткәндә үз республикасын төп башына утыртты

2003 елда Башкортстанда сайлаулар булды. Анда Рәлиф Сафин, Сергей Веремеенко катнашты. Веремеенко күп тавыш җыйды, икенче тур игълан ителде. Мортаза Рәхимов шунда татар теленә Башкортстанда дәүләт статусы биреләчәк дип әйтте. Әмма тагын алдады, вәгъдәсен үтәмәде. Аны Путин үзенә чакыртып башка катнашмыйсың дип тә әйткән, диләр. Әмма хакимияттә калу теләге зур булганга Рәхимов Мәскәү белән сатулаша башлады. "Башнефть"не сатты. Башкортстан бөтен активларыннан колак какты. Республикада берни калмады, бар милек Мәскәүгә сатылып бетерелде. Рәхимов киткәндә үз республикасын төп башына утыртты. Болар барысы да тискәре бәяләр. Башкортлар моның өчен аңа үпкәле дип уйлыйм.

IT белгече, башкор телендә төрле проектларны тормышка ашыручы тел активисты Илдар Кинйәбулатов Рәхимов башкортларны, Башкортстанны таныта алды дип саный.

— Мортаза Рәхимовны хәзерге Башкортстанның төзүчесе дип атыйм. Яңа юллар, мәктәпләр, хастахәнәләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре генә түгел, иң мөһиме, ул республиканың идарә системнары, элиталары, мәдәнияте һәм башкорт мохитен булдырды. Мин Стәрлетамак шәһәрендә тудым, мәктәптә башкорт сыйныфында белем алдым. Шулай ук безнең мәктәптә татар һәм чуаш сыйныфлары да булды. Башкорт мохите иде.

Мортаза Рәхимов һәм Башкортстанның хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров
Мортаза Рәхимов һәм Башкортстанның хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров
Башкорт һәм татар халыкларының кешелек капиталын арттыру — Рәхимовның иң мөһим эше

Совет заманында Стәрлетамакта бары тик урыс мохите генә булган. Без үз телебездә белем ала башладык. Дуслар, танышларымны, кемне генә алма — ә алар уңышлы кешеләр — йә башкорт, йә татар гимназиясе, мәктәбен тәмамлаган кешеләр. Бу — искиткеч зур мөмкинлек. Рөстәм Хәмитов килде, күпчелек мәктәпләр һәм гимназияләр ябылды. Урыслаштыру сәясәте киң җәелде, яман булды. Радий Хәбиров килгәч, милләт темасы күтәрелде, ләкин барыбер башкорт мохите кимеп бара.

Шәхсән мин, башкорт һәм татар халыкларының кешелек капиталын арттыруны Рәхимовның иң мөһим эше итеп күрәм. Чын дәрәҗәдә кеше буларак, ул Башкортостанда гына түгел, Русия тарихында да олы шәхес булып калыр дип уйлыйм.

Белешмә: Мортаза Рәхимов

  • Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
  • 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфаның нефть эшкәртү заводында эшли башлаган.
  • 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1990 елга кадәр нефть эшкәртү заводында җиһаз башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, соңыннан баш инженер һәм завод мөдире (1986 - 1990) булып эшләгән.
  • Совет берлегенең халык депутаты һәм Югары шура әгъзасы, шулай ук, Башкортстан халык депутаты һәм Уфаның шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
  • 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 декабренә кадәр — Башкорт АССРның Югары шура рәисе.
  • 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр — Башкортстан президенты.
  • 2010 елның 22 октябреннән — "Урал" хәйрия фонды шурасы рәисе.
  • 2023 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды.
  • Хатыны — Луиза Рәхимова. Улы — Урал Рәхимов, "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе, 2005-2012 елларда Русиянең иң бай кешеләренең берсе (Forbes журналы версиясе).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG