Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә машиналар сату 58%ка кимегән


2022 елның декабрендә бөтен илдә 64 072 машина сатылган. 2021 елның декабрендә бу сан 50,2%ка зуррак булган.

Ул хакта Европа бизнесы ассоциациясенә сылтау белән "Коммерсант" яза.

Әлеге ассоциациянең автоҗитештерүчеләр комитеты рәисе Алексей Калицев сүзләренчә, "вазгыять үзгәреп торачак". "Русия базары барыбер зур, потенциалы да зур булып кала бирә" ди ул.

Аның фикеренчә, 2023 елда Русиядәге автобазар үсешенә санкцияләр, логистика челтәрләренең өзелүе һәм параллель импорт кебек факторлар йогынты ясаячак. Быел сатылачак машиналар саны 12%ка артып 770 мең данә тәшкил итәр дип фаразлана.

Декабрьдә Русиядән 60 автобрендның 14е киткән дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG