Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремль Путинны 2024 елда президентлыкка тәкъдим итәргә әзерләнә башлаган


Владимир Путин һәм президент аппараты башлыгы урынбасары Сергей Кириенко
Владимир Путин һәм президент аппараты башлыгы урынбасары Сергей Кириенко

Кремльдә Русия президентын сайлауга әзерлек башланган. Президент идарәсендәге түрәләр, сугышка карамастан, сайлау билгеләнгән вакытта - 2024 елның мартында узачак - һәм анда Владимир Путин катнашачак, дип эш итә. Бу хакта бүген Кремльгә якын чыганакларга сылтанып "Коммерсанть" хәбәр итте. Кремльнең шушы ниятләре турында бүген "Вёрстка" басмасы да язды.

Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады" һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).

"Идеология ягыннан әлегә төгәл идея юк, ләкин ул бердәмлек темасына нигезләнәчәк дип фаразлана" дип яза "Коммерсанть". Кремль 2024 елга әзерлек максатында бу елның көзендә узачак төбәк сайлауларында төрле технологияләр сынап карарга җыена. "Коммерсант" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, төп игътибар яңа катламга - Украинага каршы сугышта катнашканнарга һәм һәм аларның туганнарына биреләчәк; моннан тыш, Кремль күптән түгел аннексияләнгән төбәкләрдәге электорат белән эшләргә ниятли, ул анда да сайлаулар узачак дип саный.

Кичә "Вёрстка" басмасы да Кремль 2024 елгы президент сайлауларына әзерлекнең яңа фазасына күчте дип язды. Аерым алганда, Русия төбәкләренә сайлау кампаниясенә әзерләнә башларга кушылган диелә. Төбәк җитәкчеләренә инде хәзер иң мөһим социаль проблемнар исемлекләрен төзергә, шулай ук "социаль челтәрләрдәге кәефләрне бәяләргә һәм аларны яхшырту чараларын күрергә" тәкъдим ителгән.

Путиннан башка ихтимал намзәтләр дип Русия думасындагы партияләр вәкилләре атала - алар барысы да сугышны хуплый.

"Верстка" басмасы шулай ук Мәскәү хакимиятенә якын чыганакларга сылтанып Кремльнең Русия төбәкләре башлыкларына сентябрьдә узачак сайлаулар алдыннан Украинадагы сугыш зонасына барып кайтырга киңәш иткәне турында язды. Әлеге киңәш сайлаулар узачак төбәк башлыкларына кагыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG