Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ислам илләре арасында хоккей турниры башланды


Хоккей турнирын ачу тантанасы, "Ак барс" хоккей клубы матбугат хезмәте фотосы
Хоккей турнирын ачу тантанасы, "Ак барс" хоккей клубы матбугат хезмәте фотосы

Мөселман дәүләтләре арасында Татарстан да бар. Республикадан ике такым катнашачак.

14 гыйнвар Казанда ислам илләре арасында беренче хоккей турниры ачылды. Ярышларда 13 ил катнаша. Ул иртәнге 9да "Татнефть Арена" боз сараенда Үзбәкстан һәм Бәһрәйн уены белән башланып китте.

Турнирның рәсми ачылышы бүген Казанның Спорт сараенда узды. Тамашада җырчы Эльмира Кәлимуллина, Марат Яруллин, "Казан Нуры" халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады.

Турнирда ир-атлар арасында 12 һәм хатын-кызлар арасында 5 такым катнаша. Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иран, Оман, Бәһрәйн, Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Татарстан җыелмасы чыгыш ясаячак. Җәзаир (Алжир), Марокко һәм Лүбнән уенчылары уртак җыелма такым буларак катнаша. Татарстаннан "Ак Барс" һәм "Татарстан" такымы катнаша.

Ярышларда профессионал спортчылар катнашмый. Татарстан такымнарында "Ак Барс"ның ветераннары һәм һәваскәр уенчылар уйнаячак. Татарстан спортчылары Берләшкән гарәп әмирлекләре, Төрекмәнстан, Оман, Казакъстан, Иран, Кыргызстан җыелмасына каршы көч сынашачак.

Ислам илләре арасында хоккей турниры 17 гыйнварда тәмамланачак. "Татнефть Арена"да 19 сәгатьтә гала-матч узачак. Ябылу тантанасында Хәбиб, Динә Гарипова, Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың чыгышы көтелә.

Уеннарга керү бушлай. Гала-матчның хакы 100 сум тора диелә.

Татарстан мөфтияте хәбәр итүенчә, ислам илләреннән килүчеләр хәләл ризык белән туклана алачак. Уенчылар тукталачак отельдә хәләл-меню төзелгән.

Ислам илләре арасында хоккей турнирын уздыру карары узган ел Казанда узган KazanSummit форумында кабул ителгән иде. Җыенда катнашкан Якын Көнчыгыш һәм Африка илләренең Халыкара хезмәттәшлек институты җитәкчесе Фисал Хәсән "ислам дөньясының хоккей штаб-фатиры Казанда булыр дип көтәбез" дип белдергән иде.

Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Президент Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора. Республика Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр. Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG