Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузин актеры Вахтанг Кикабидзе вафат


Вахтанг Кикабидзе
Вахтанг Кикабидзе

Аңа 84 яшь иде.

Вахтанг Кикабидзе 1938 елның 19 июлендә Тбилисидә туа, бала чагында Вера районында яши.

Кикабидзе 1970-нче елларда Георгий Данелиянең фильмнарындагы роле һәм эстрада чыгышлары белән СССРда киң таныла. Ул халыкның яраткан: "Не горюй!", "Совсем пропащий", "Мимино" һәм "Фортуна" фильмнарында уйный.

2008 елда Русиянең Грузиягә каршы сугышыннан соң Вахтанг Кикабидзе Русиягә башка бармый. Ул шулай ук Дмитрий Медведев аңа сугыш башланганчы бер ай алдан бүләк иткән Русиянең Дуслык орденыннан да баш тарта.

Кикабидзе һәрдаим Русиянең Украинага басып керүен тәнкыйтьләп килде.

2014 елның октябрендә, Кырым аннексиясеннән һәм Украинаның көнчыгышындагы кораллы низагтан соң, Кикабидзе Русия президенты Владимир Путинны "кара көч сәясәтчесе" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG