Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: төбәк түрәләренә ялларга чит илләргә баруны тыя башладылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелә.

Төбәктәге депутатлар һәм түрәләргә ял көннәренә Русиядән читкә китүне тыя башлаганнар. Рәсми тыю булмаса да, күп кенә төбәктә бу хакта "катгый киңәш" бирелә, дип яза "Коммерсант".

Бу тыю түрәләрнең чит курортларда ял итүгә бәйле күптән түгел чыккан берничә шау-шуга бәйле диелә. Аерым алганда, Вологода өлкәсе депутаты Денис Долженконың Дубайга сәфәреннән соң, өлкә башлыгы Олег Кувшинников "ил өчен авыр булган вакытта" чит илләргә барудын тыелырга киңәш итте.

Тагын бер шау-шу Курск өлкәсе депутаты Максим Васильевның Мексикадан яздырган видеосына бәйле булды. Бу сәфәрне "Бердәм Русия" шурасы сәркатибе Андрей Турчак тәнкыйтьләп чыкты һәм Васильевны вазифасыннан китәргә чакырды (әлегә Васильев вазифасын калдырмады).

"Коммерсант" үз чыганакларына сылтанып, чит илгә ялга чыкмау "киңәшләренең" Мари Иле, Сембер һәм Тамбов өлкәләрендә булуын яза.

Сәясәт белгече Константин Калачев фикеренчә, бу кампания күбрәк пиарга охшый. Федераль дәрәҗәдә түрәләргә әлегә чит илләрдә ял итсәләр, моны социаль челтәрләргә чыгармау турында сүз бара. Аның фикеренчә, мондый тыюлар түрәләр арасында "дискомфорт" тудырачак, рәсми тыю очрагында кайберәүләр дәүләт хезмәтеннән бизнеска китәргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG