Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Европа шурасының халыкара килешүләрен Русиягә йогынты ясаудан туктату турында канун өлгесе кертте


21 халыкара килешүне узган елның 16 мартыннан башлап көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә.

Русия президенты Владимир Путин Русия Дәүләт Думасына яңа канун өлгесе кертте, аның нигезендә Европа шурасының халыкара килешүләре Русиягә йогынты ясаудан туктаячак. Бу документ бүген парламент пулаты базасында чыкты.

Русия Европа шурасында әгъза булудан туктаганга күрә, 21 халыкара килешүне узган елның 16 мартыннан башлап көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә. Алар арасында Кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турындагы конвенция, Террорчылыкны тыю турындагы Европа конвенциясе, Европа җирле үзидарә хартиясе, социаль хартия бар.

  • Русия Европа шурасына 1996 елда кергән иде, ул аның 39нчы әгъзасы булды.
  • Украинага һөҗүм иткәне өчен, 16 мартта Русия Европа Шурасыннан чыгарылды. Мәскәү шуңа җавап итеп Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәмәскә булды.
  • Быел 9 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин думага Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы Европа шурасының конвенциясен үтәүдән баш тартуы турында канун өлгесе кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG