Бүген, 18 гыйнварда Киев өлкәсенең Бровары шәһәрендә балалар бакчасы янында боралак килеп төшкән. Янгын башланган. Беренчел мәгълүматларга күрә 18 кеше һәлак булган, шуларның өчесе – балалар. 29 кеше, шул исәптән 15 бала җәрәхәтләнгән.
Боралак Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәтенеке булган, ул куелган бурычларны үтәгән чакта килеп төшкән.
Һәлак булучылар арасында Украина эчке эшләр министры Денис Монастырский, министрның беренче урынбасары Евгений Енин, эчке эшләр министрлыгы дәүләт сәркатибе Юрий Лубкович та бар.
Киев өлкәсе хакимият башлыгы Алексей Кулеба сүзләренчә, боралак балалар бакчасы белән торак йорт арасына төшкән, анда тәрбиячеләр һәм балалар булган, аларны эвакуацияләгәннәр.
Беренчел фаразларга күрә, һәлакәт томан аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Боралакның югары катлы бинаны күрмичә, кисәк кенә биеклек җыярга теләве һәм тотрыклылылыгын югалткан булуы бар диелә.
Mash язуынча, боралакны Украинаның үз һава һөҗүменә каршы системы бәреп төшергән булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум