Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Башкортстанда бөтен рәсми мәдәни чаралар да "патриотик эчтәлек белән тулыландырылган" булачак 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республиканың мәдәният министры әйтүенчә, шул ук кагыйдә иҗади бәйгеләргә дә кагыла. 

Башкортстанда бөтен рәсми мәдәни чаралар да "патриотик эчтәлек белән тулыландырылган" булачак. "Башинформ" хәбәр итүенчә, бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдергән.

"2023 елда узачак төп чаралар Башкортстан халыкларының милли мәдәнияте нигезендә, патриотик эчтәлеккә юнәлдерелгән булачак. Бөтен мәдәни чаралар һәм иҗади бәйгеләр патриотик эчтәлек белән тулыландырылачак", дигән ул.

Былтыр ноябрьдә Әминә Шәфыйкова башкорт театрларына кертелгән цензураны хуплаган иде. Ул Русиянең Украинага һөҗүменә каршы чыккан Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен тыюларын аклады. Яхинаның "махсус операция" турындагы сүзләреннән соң, артистлар аның спектаклен уйнаса, бу сәер булыр иде, диде ул.

"Зөләйха күзләрен ача"спектаклен репертуардан Гафури башкорт театры алды. Былтыр февраль ахырында романның авторы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага каршы сугышын хөкем итеп чыккан иде.

Театрның ноябрьгә ясалган беренче афишасында "Зөләйха күзләрен ача" спектакле ике тапкыр – 1нче һәм 24нче ноябрьдә күрсәтелергә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG