Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыш һәм Беренче дөнья сугышы: уртак яклары нинди?


Франция, Беренче дөнья сугышы еллары

Русия пропагандасы Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышы белән чагыштыра: янәсе Русия СССР Германиягә каршы сугышкан кебек сугыша. Путин режимы башлаган сугышны тәнкыйтьләүчеләр аны Әфган сугышына тиңли. Ә бит җентекләп карасаң, Беренче дөнья сугышы белән уртак яклар күбрәк.

ИДЕОЛОГИЯ

Русия империясе ягыннан игълан ителгән төп лозунг — славян бердәмлеге

Иң беренче һәм иң мөһим охшашлык — рәсми рәвештә игълан ителгән максатлар. Беренче дөнья сугышында Русия империясе ягыннан игълан ителгән төп лозунг — славян бердәмлеге: янәсе "кардәш" серб халкына булышабыз. Ягъни урыс-төрек сугышлары нигезендә формалашкан славян дөньясын яклау идеясе. Шушы сугышлар барышында Русия империясе Госманлы дәүләтендә яшәгән славян халыкларына бәйсезлек яуларга ярдәм итә, шул рәвешле әлеге халыкларны үзенең йогынтысына буйсындыра. Әлбәттә, монда төп рольне уртак дин — православие уйный.

Беренче дөнья сугышы Австрия-Маҗарстан империясенең Сербиягә ясалган ультиматумыннан башлана. Русия империясе шуңа җавап итеп мобилизация игълан итә. Хәзерге сугышта да Русия ягыннан урыс дөньясын яклау идеясе яңгырый. Ә менә уртак славян бердәмлеге идеясе инде актуаль түгел, чөнки славян дәүләтләренең шактые Русиягә бик үк дустанә булмаган мөнәсәбәттә. Украинадан кала Русиянең икенче зур көндәше — шулай ук славян булган Польша.

ВАКЫТ ФАКТОРЫ

Беренче дөнья сугышында катнашкан һәр як та сугыш тиздән тәмамланыр дип уйлый. Күп дигәндә, берничә ай, ярты ел барачак, дип көтелә. Каршы якны тиз генә тармар итәрбез дип уйлыйлар. Төп проблемнар шушы фикерләүдән килеп чыга да инде, чөнки беркем дә озак сугышырга әзер булмый.

Хәзерге сугыш башында да Русия пропагандистлары "Киевны өч көндә алабыз" дигән тезисны алга сөрә. Янәсе Русия Украина гаскәрен тиз генә тармар итәчәк тә сугыш бетеп тә куячак. Әмма алай булмый.

КОРАЛ ҖИТМӘҮ

Беренче дөнья сугышында Русиядәге аэропланнар күбрәк Франциядә җитештерелгән булса, хәзер пилотсыз очкычлар Ираннан кайтартыла

Русия империясе снаряд кытлыгыннан интегә: артиллерия снарядлары җитми, чөнки Русия Австрия-Маҗарстанны тиз генә җиңәбез дип уйлый. Хәзер дә Русия, төрле чыганакларга күрә, корал җитмәүдән интегә. Бу юлы артиллерия снарядлары түгел, ә заманча, төгәл корал җитми. Сугыш башында Русия андый коралның шактыен кулланды, хәзер исә аны бик карап кына, саклап кына куллана.

Беренче дөнья сугышында Русиядә авиация сәнәгате барлыкка килә. Ягъни империянең үзендә ясалган очкычлары булмый диярлек. Ул яктан "Дукс" заводын һәм Урыс-Балтыйк вагон заводын мисал итеп китерергә мөмкин, тик аларда да очкычлар күп ясалмый. "Гном һәм Рон" заводында исә аена 5-7 мотор гына җитештерелә — анысы да чит илдән кайтартылган өлешләрдән.

Бүген пилотсыз авиация өлкәсендә Русиядә шул ук хәл. Әйе, формаль яктан Русиядә пилотсыз очкычлар, шул исәптән күзләү очкычлары да бар — әмма сугыш алып барырлык дәрәҗәдә түгел. Беренче дөнья сугышында Русиядәге аэропланнар күбрәк Франциядә җитештерелгән булса, хәзер пилотсыз очкычлар Ираннан кайтартыла.

МОБИЛИЗАЦИЯ

1916 елда — Беренче дөнья сугышының кызган чагында — Урта Азиядә күтәрелеш була. Патша мөселман халыкларын фронт янына төзелеш эшләренә җибәрергә карар итә — кешеләр моңа каршы чыга. Күтәрелеш бастырыла, әмма мобилизация планнарына зыян килә.

Әлеге күтәрелешне 2022 елның сентябрендә Дагыстанда булган протестлар белән чагыштырырга мөмкин. Шушы протестлар нигезендә — 1916 елда кебек үк — халык хакимиятнең мобилизация планнарын боза, Дагыстаннан мобилизацияләнергә тиешле ирләр саны киметелә.

СӘЯСИ МӨҺАҖИРЛЕК

1915 елда Истанбулда Русиянең төрки-мөселман халыклары хокукларын яклау Комитеты оеша. Аны Йосыф Акчура җитәкли.

Беренче дөнья сугышында татар сәяси эмигрантлары Госманлы дәүләтенә теләктәшлек белдерә, ә ул Австрия-Маҗарстан ягын ала. 1915 елда Истанбулда Русиянең төрки-мөселман халыклары хокукларын яклау Комитеты оеша. Аны Йосыф Акчура җитәкли. Шул ук елны әлеге Комитетның әгъзалары Будапештта "Русиянең төрки-мөселман халыклары хокукларын яклау Комитеты Меморандумы"н бастыра. Анда түбәндәге таләпләр куелган: 1) Бохара әмирлегенең һәм Хива ханлыгының тулы бәйсезлеге; 2) Уралдан алып Төркистанга кадәр яшәүче казакъларга мөхтәрият (автономия).

Хәзерге сугыш аркасында да Русиядәге оппозиция, шул исәптән чит илгә мөһаҗирлектә булган милли оешма активистлары да Украинага теләктәшлек белдерә. Йөз ел элек яшәгән милләттәшләре кебек үк милли җанлылар сугыштан соң булачак сәяси үзгәрешләргә, кайбер төбәкләрдә хәтта бәйсез дәүләтләр корылышына әзерләнә.

ДИН

Патша гаиләсенә сәламәтлек, ә урыс коралына җиңү насыйп булуын сорап бәйрәм намазы укый

Беренче дөнья сугышында рәсми муллалар ислам динен тоткан Төркиягә каршы Русия сәясәтен хуплый. Кая китсеннәр? Мөфтият бит тулысынча империя хакимиятенә буйсынган була. Рәсми муллаларның шушы позициясенә Оренбур мөфтие Мөхәммәдъяр Солтанов каршы чыга — ул мөселманнарны мөфтиятнең әлеге фәтвасын хупламаска чакыра. Ә менә Солтановтан соң Оренбур мөфтие булган Мөхәммәт-Сафа Баязитов — Николай IIнең баш җитәкче вазифасына керешүе уңаеннан — 1915 елның 28 августында патша гаиләсенә сәламәтлек, ә урыс коралына җиңү сорап бәйрәм намазы укый.

1914 елда патша хакимиятенә теләктәшлек белдереп татар бизнес-элитасы да, мөселман депутатлар да төрле акцияләр үткәрә. Ул вакытта Русия армиясендәге мөселманнар саны төрек солтаны гаскәреннән зуррак була: төрле мәгълүматларга күрә Русия гаскәрендә 800 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр мөселман хезмәт иткән.

Бүген нәкъ шул ук хәл. Милли республикаларда мобилизация тыныч кына узды. Дагыстанны аерым чыгарма дисәң дә буладыр, әмма анда да халык кайбер районнарда гына каршылык белдерде. Хәзерге мөфтиләр, мөфтиятләрнең дә күбесе сугышны хуплады.

МИЛЛИ БҮЛЕКЛӘР

Хәзерге сугышта Русия төбәкләре аерым батальоннар булдыра. Мәсәлән, Татарстанда "Алга", "Тимер" батальоннары, Башкортстанда Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннар оешты. Пермьдә — Парма, Чечняда "Әхмәт" батальонын булдырганнар. Әлеге төркемнәрне милли оешмалар дип әйтеп булмый, әмма күпләр аларны Русия халыкларыннан төзелгән милли батальоннар дип кабул итә.

Беренче дөнья сугышында исә милли бүлекләр әле февраль инкыйлабына кадәр үк оеша. Ә сугышның азагына таба ул бүлекләр күбәя. Мәсәлән, 1917 елның маенда татарларның Хәрби шурасы оеша, июльдә аның беренче корылтае уза. Украиннарда да шундыйрак төркемнәр барлыкка килә. Латыш, эстон укчылары берләшә.

ДӘҮЛӘТ БАШЛЫГЫ РОЛЕ

Хәзер авырткан якларны ярып салучылар ролен урапатриотлар уйный

Русия халкы Беренче дөнья сугышын сөенеп каршы ала. Һәм ул сугыш дәүләтнең барлык җитешсез, көчсез якларын ачып сала. Фронттагы уңышсызлыклар илдәге эчке сәясәтне тәнкыйтьләүгә, эчке киеренкелекнең артуына китерә. 1916 елның 14 ноябрендә Павел Милюков Дәүләт думасында чыгыш ясаганда хәрби югалтуларда хакимиятне һәм ришвәтчелеккә баткан түрәләрне гаепли.

Хәзер исә авырткан якларны ярып салучылар ролен урапатриотлар уйный. Кремль куйган пропагандистлар Русия телевидениесеннән "бар нәрсә черегән, илне ришвәтчелек ашаган, шуңа күрә сугышта да югалтулар зур" дип ешрак сөйли башлады. Кемне тәнкыйтьлиләр? Билгеле, аерым генералларны һәм хәрби идарәне. Тарих кабатлана.

ХАЛЫКНЫ ҖӘЛЕП ИТҮ

1914 елның 24 июлендә Оренбурдагы Мөселман хәйрия җәмгыяте сугышта яраланганнарга ярдәм йөзеннән 1000 сум җыя.

Оренбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсеннән дә лазарет ясыйлар

Ә шул ук елның 2 ноябрендә Казанда мөселман лазареты ачыла. Монда яраланган солдатларны мөселманнар түләгән салым акчасына дәвалый торган булалар. Әлеге хастаханәне ачу тантанасында губернатор, шәһәр башлыгы, хәрби җитәкчеләр катнаша. Галимҗан Баруди, Сәедгәрәй Алкин, Садри Максудилар татар һәм урыс телләрендә халык каршында чыгыш ясый. Кунаклар лазаретка югары бәя бирә, ятаклар саны 60ка җиткерелә. Хастаханәдә Әбүбәкер Терегулов җитәкчелек итә, ә язучы Гафур Коләхмәтовның сеңлесе Суфия Агиева икенче табибә була.

Шундый ук һоспитальләр Петроград, Уфа, Оренбур һәм Җаекта да ачыла. Сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов Уфаның Бекетовская урамында урнашкан йортын 57 ятаклы лазаретка әйләндерә. 1914 елның көзендә Оренбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсеннән дә лазарет ясыйлар. Бу эшләрнең барысын да татар хәйриячеләре башкара.

Шушы хәлләр 2022 елда Украинадагы сугышка җибәрелгәннәргә акча җыю күренешләрен искә төшермиме?

Авылларга килгәндә, анда һәрбер крестьян гаиләсеннән диярлек кемнедер фронтка алалар, ә солдатны юлга җыярга, киемен, ризыгын әзерләргә, акчасын табарга кирәк була. Моннан тыш авыл башлыклары авыл халкыннан мобилизацияләнгән ирләр өчен өстәмә акча да җыярга тиеш була. Бу өстәмә акчаны авылда яшәгән һәр гаилә — фронтка алынган кешесе бармы, юкмы — бирергә мәҗбүр ителә.

Шушы хәлләр 2022 елда Украинадагы сугышка җибәрелгәннәргә акча җыю күренешләрен искә төшермиме? Хәзерге сугышта да бит Русия дәүләте Украинага бәреп кергән хәрбиләрен тиешенчә тәэмин итә алмау сәбәпле, акча белән әйбер җыюга иҗтимагый оешмалар да, гади кешеләр дә җәлеп ителә.

ЦЕНЗУРА

Хәзерге сугыш башлангач та, Русиядә кырыс цензура кертелде. "Сугыш" дигән сүзне әйтергә ярамый. Русия сәясәтен тәнкыйтьләсәң, хыянәтче диләр, чит илләргә булышасың дип гаеплиләр.

Беренче дөнья сугышында да хәл охшаш була. Крестьяннар арасында (ә халыкның күпчелеген нәкъ менә алар тәшкил иткән) императорга карата "дорфа сүзләр куллану" дигән гаепләүләр таралган була. Казан мәхкәмә пулатында императорны хурлау турында берничә эш карала. "Патшаны хурлаган" дигән сүзләрне хәтта мобилизация яки акча җыюны тәнкыйтьләгән кешеләргә карата да кулланганнар.

2022 елда Русия армиясен "дискредитацияләү" нигезендә җаваплылыкка тартылган кеше язмышларын искә төшермиме бу?

Айрат Арысланов

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG