Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Киев Путинның Украинага һөҗүм итү фәрманы турында сугыш башланганчы бер көн алдан белгән


Украинада сугыш, иллюстратив фото
Украинада сугыш, иллюстратив фото

Русиянең Киев һава аланын яулап алырга тырышачагы, анда десант төшерәчәге дә җиткерелгән булган. Бу хакта Украинаны Русия һәм Украинаның беренче сөйләшүләрендә катнашкан икътисадчы Денис Киреев кисәткән.

Киевны Путинның Украинага бәреп керергә фәрман бирүе турында 23 февральнең икенче яртысында кисәткәннәр. Моны Русия һәм Украинаның беренче сөйләшүләрендә катнашкан икътисадчы Денис Киреев хәбәр иткән, дип үз чыганакларына таянып The Wall Street Journal хәбәр итә.

Киреев Украинаны Русия Киевне алырга ниятли дип кисәткән һәм берничә көннән үтерелгән. Аны март башында Украинаның иминлек хезмәте хезмәткәрләре шымчы дип санап атып үтерде, дип яза газет.

Киреевны сатлыкҗан кебек үтерсәләр дә, хөрмәт күрсәтеп җирләрделәр, ә Украина президенты Владимир Зеленский аны "Дәүләт суверенитетын һәм иминлеген саклаган өчен" медале белән бүләкләде.

Украина хәрби күзләве җитәкчесе Кирилл Буданов әйтүенчә, Киреев Украина башкаласын якларга булышырдай мәгълүмат җиткергән. "Әгәр Киреев булмаса, Киевны алган булырлар иде", дигән ул.

Киреев карьерасын Европа һәм Америка банкларында финансист булып башлаган, 2006 елда Украинаның элекке президенты Виктор Януковичка якын эшкуарлар белән хезмәттәшлек итә башлаган, шулай итеп ил тышында да элемтәләр урнаштырган. Басма язуынча, Киреев Русия махсус хезмәтләрендәге генераллар белән якын мөнәсәбәтләрдә булган, күбесен исемләп белгән.

Әмма 2014 елдан соң, Киреев Киев ягында сугышучы ихтыяриларга булышкан, аларны тәэмин иткән. Украина күзләве аның Русиядә дә элемтәләре булуын исәпкә алып, украин шымчысы булырга тәкъдим иткән, Киреев ризалашкан диелә.

Ул сугыш башлангач, беренче көннәрдә Русиянең Киев һава аланын яулап алырга тырышачагын, анда десант төшерәчәген сөйләп биргән.

Соңрак Киреев Беларуста узган, атышны туктату турындагы сөйләшүләрдә катнашкан. Ул чакта аның махсус хезмәтләр белән элемтәләре булуын бөтен кеше аңлаган. Сөйләшүләрнең икенче раунды алдыннан Киреевка контркүзләүнең Русия файдасына эшләүдә шикләнелгән шымчыларны ачыклау өчен җаваплы бүлегеннән шалтыратып, очрашырга тәкъдим иткәннәр.

3 мартта Киреев Киевка килгән, тән сакчыларын исә мине кулга алулары бар, дип кисәтеп куйган. 5 мартта тән сакчылары белән София соборы янына килгән. Микроавтобуслардан Украина иминлек хезмәте агентлары йөгереп чыккан, алар Киреевны алып киткән, сәгать ярымнан соң исә Киев үзәгендә аның мәете табылган, дип яза басма.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG