Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Путин килгән көнне сугышка каршы пикетка чыккан егеткә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегәннәр


Клим Пташинский, 2023 елның 13 гыйнвары
Клим Пташинский, 2023 елның 13 гыйнвары

Пташинский пикетка чыккан көнне Уфага Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны җирләү чарасында катнашырга Владимир Путин килгән булган. Активист "Украинага һөҗүмне туктатыгыз", дигән шигарь тотып торган. 

Уфада полиция 23 яшьлек Клим Пташинскийга административ беркетмә төзегән, ул 13 гыйнварда Русия президентының Башкортстандагы кабул итү үзәге янында сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан булган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Пташинский пикетка чыккан көнне Уфага Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны җирләү чарасында катнашырга Владимир Путин килгән булган. Активист "Украинага һөҗүмне туктатыгыз", дигән шигарь тотып торган диелә.

"Иртән Путинның Уфага киләсен белдем, шуңа тиз генә шигарь ясап, ялгыз пикетка чыктым. Башкача булдыра алмас идем", дип сөйләгән егет Idel.Реалиига.

Полиция Пташинскийны тоткарлап, 10нчы полиция бүлекчәсенә китергән, аңа Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр. Документта активист бу беркетмәнең "полиция хезмәткәре тарафыннан психологик һәм физик көч кулланып төзелүен" белдергән, "кулыннан паспортын тартып алуларын" искәрткән.

Административ эшне 2 февральдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсендә караячаклар диелә. Активист әлегә утырышта катнашып-катнашмаячагын хәл итмәгән. "Ничек кенә булмасын, бер яки берничә елдан бу хәлләр бетәчәк.Русия барлык сәяси активистларга һәм сәяси тоткыннарга компенсацияләрен түләячәк. Яхшылык җиңәчәк. Мин моңа ышанам", дигән ул.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Узган елның 28 декабренә кадәр Башкортстан мәхкәмәләре Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" турында 84 эш караган. 73 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Иң кечкенә штраф күләме – өч мең сум, иң зурысы – 50 мең сум булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG