Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан кимендә 343 кеше үлгән. Путин сугышы Әфган сугышын да узып китте


Русиянең Украинага каршы сугышында, безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 343* кеше һәлак булган. Совет берлегенең 1979-1989 еллардагы Әфганстан сугышында да Башкортстаннан барлыгы 343 кеше һәлак булган йә хәбәрсез югалган. Шулай итеп, Путинның 11 айга якын барган сугышы Башкортстаннан үлүчеләр саны белән 10 ел дәвам иткән Әфган сугышын да узып китте.

*Искәрмә: 343 — ул без теркәгән сан. Чынбарлыкта үлүчеләр тагы да күбрәк була ала. Хакимиятләр югалтулар санын яшерә. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булучыларны бер исемлеккә теркәп бара.
Украинада 11 айга якын барган сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 225 кеше һәлак булган. Бу сан да Әфганстан сугышындагы югалтуларга якынлашып килә. 10 ел дәвам иткән Әфган сугышында Татарстаннан 296 кеше һәлак булган йә хәбәрсез югалган.

Украинадагы сугышта Башкортстаннан иң күп үлүчеләр башкала Уфадан, аннан соң Стәрлетамак, Учалы, Белорет, Ишембай, Салават, Әбҗәлил районнары килә:

  • Уфа — 23 кеше
  • Стәрлетамак районы — 21 кеше
  • Учалы районы — 20 кеше
  • Белорет районы — 14
  • Ишембай районы — 12 кеше
  • Салават шәһәре — 11 кеше
  • Әбҗәлил районы — 10 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 20 гыйнвар 2023
Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 20 гыйнвар 2023

Татарстаннан иң күп үлүчеләр Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Кукмара һәм Чүпрәле районнары килә:

  • Чаллы — 31 кеше
  • Казан — 28 кеше
  • Кукмара районы — 14 кеше
  • Чүпрәле районы — 11 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 20 гыйнвар 2023
Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 20 гыйнвар 2023

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 25е — узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр, менә алар:

Башкортстан (17)

Башкортстаннан кимендә 343 кеше үлгән. Путин сугышы Әфган сугышын да узып китте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Татарстан (8)

Сугышта һәлак булган Татарстан ирләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Моннан тыш, ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар бар. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоныннан — 19 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоныннан — 6 кеше
  • Салават Юлаев исемендәге батальоныннан — әлегә теркәлмәгән.

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 10 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 1 кеше

Соңгы вакытта Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән китеп үлүчеләр саны да арта. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 25 кеше "Вагнер" белән сугышка китеп анда башын салган.

Барлык мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG