Мәскәүнең Тимирязев район мәхкәмәсе утырышыннан соң конвоир Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаепләнүче "Протестный МГУ" Telegram-каналы авторын - Дмитрий Ивановны кыйнаган. Бу хакта "Тюремный МГУ" Telegram-каналы хәбәр итә. Мәгълүматны "Медиазона"га адвокат Мария Эйсмонт та раслаган.
Адвокат Мария Эйсмонт хөкемдар белән киләсе мәхкәмә утырышларының кайчан буласын килештергән вакытта Иванов кулларын богауларга бирмәгән, кыйналуының сәбәбе дә шул булган, диелә.
Эйсмонт әйтүенчә, бу мизгелдә Иванов утырган читлеккә конвоир бәреп кергән һәм аны алып чыкмакчы булган. Иванов хезмәткәрдән тыңлап бетерергә "ике минут" вакыт бирүен сораган, әмма конвоир аны кулларын каерып алып чыгып киткән диелә.
Иванов сөйләвенчә, конвоир аны баскычтан алып төшкән, видеорегистраторны сүндереп куйган һәм башына, кабыргаларына тибеп, чукмар белән сугып кыйнаган, кулларын аркасына таба каерган. Активист куәт оешмасы вәкиленең үзен башы белән унитазга чумдырырмакчы булуын һәм "арт юлыңа таяк тыгам", дип янавын сөйли.
Икенче бер хезмәткәр бу хәлләрне "карап торган" һәм "бернинди чара күрмәгән" диелә.
Адвокат Эйсмонт егетне "эз калдырмаслык итеп кыйнаганнар" дип фаразлый. Тикшерү изоляторындагы табиб аның кул чукларында гына зур булмаган күгәрекләр теркәгән.
Ивановны чаралар уздыру тәртибен кабат бозу турындагы маддә нигезендә 25 тәүлек сак астында тотканнан соң, былтыр 2 июньдә тоткарлаганнар иде.
Аңа ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Эш ачуга "Протестный МГУ" каналындагы язмалар сәбәпче булды, аерым алганда аларда Русиянең Запорожье атом электр станциясенә һәм Украина шәһәрләренә һөҗүмнәре, Русиянең сугыштагы югалтулары язылган иде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум