Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда яңа һава аланыннан шәһәргә тиз йөрешле метро юлы ачканнар


Бу Европада иң тиз йөрешле метро юлы дип хәбәр ителә. Киләчәктә Истанбулның ике зур һава аланын метро тоташтырачак дип күзаллана.

Истанбулда Европадагы иң тиз йөрешле метро юлы ачылган. Ул Истанбулның яңа һава аланы белән шәһәр үзәген тоташтыра. Бу хакта TRT хәбәр итә.

Поездлар метрода сәгатенә 120 чакрым тизлек белән хәрәкәт итәчәк. Аның озынлыгы 34 чакрым тәшкил итә. Һава аланыннан Кагытханә станциясенә кадәр юл якынча 24 минут алачак, дип белдерде Төркия транспорт министры Адил Караисмаилоглу.

Көненә бу метро юлыннан 800 мең кеше файдаланачак дип көтелә.

Алга таба бу метро юлын дәвам итеп, Истанбулның ике төп һава аланын (Европа ягында Истанбул һава аланы һәм Азия ягында Сабиха Гөкчән исемендәге һава аланын) тоташтыру планлаштырыла. Караисмаилоглу белдергәнчә, бу проект хәзерге вакытта тендерга куелган.

Истанбулның яңа һава аланы 2018 елда ачылды. Бүгенге көндә ул елына 90 миллионга кадәр кешегә хезмәт күрсәтә ала. Бу югары күрсәткеч дип саналса да, Төркия хакимияте әлеге сан 200 миллионга җитә ала дип белдереп килә.

Моңарчы һава аланыннан Истанбул шәһәренә такси яки автобусларда гына барып җитеп була иде.

Европа һава навигациясе хисабында әйтелгәнчә, 2022 елда Истанбул һава аланы Европада иң күп юлчылар файдаланган аэропорт булган. Узган ел һава аланы 64,5 миллион кешегә хезмәт күрсәткән.

Русия Украинада сугыш башлау аркасында күп илләр керткән чикләүләрдән соң, русияләр төрле илләргә Төркия аша йөрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG