Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы рәисе урынбасары мәктәпләрдә “Батырлык сәгатьләре” кертергә тәкъдим итте 


Борис Чернышов
Борис Чернышов

Борис Чернышов “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресләрендә балаларга Русия каһарманнары, аларның батырлыклары турында да сөйләргә кирәк ди. Ул Украинада сугыш барганда батырлык һәм сугышчыларның каһарманлыгы темаларына игътибар тагы да зуррак булырга тиеш дип саный. 

Русия думасы рәисенең ЛДПРдан урынбасары Борис Чернышов ил мәктәпләрендә "Батырлык сәгатьләре" кертергә тәкъдим итте. Ул аны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дәресендә үткәрергә була дип саный. Әлеге хат Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка җибәрелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"2023 елның башында Ингушетия мәктәпләренең берсендә генерал-майор Суламбек Оксанов тууга 80 ел тулу уңаеннан укучылар өчен "Батырлык сәгате" уздырылган. Әлеге үрнәкне таратырга тәкъдим ителә. Укучылар Русия каһарманнары, аларның батырлыклары һәм казанышлары турында белә алачак. Мондый темага узган дәресләр яшьләр өчен бик мөһим булыр иде. Хуплавыгызны сорыйм", дип язган ул мөрәҗәгатендә.

Сәясәтче искәртүенчә, Русиядә ватанпәрвәрлекне үстерү – дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чернышов "Ватанга мәхәббәтне балачактан тәрбиялиләр", дип тә искәрткән. Ул Русия Украинага каршы сугыш алып барганда батырлык һәм сугышчыларның каһарманлыгы темаларына игътибар тагын да зуррак булырга тиеш дигән фикердә.

• Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.

• Бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде. Ул 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак уза. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла.

• Русия мәгариф министрлыгы дәрескә йөрүне мәҗбүри дип белдерде.

• "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"гә кермәүче балаларга мәктәп җитәкчелеге тарафыннан басымнар турында да хәбәр ителә башлады.

• Шул ук вакытта киләсе елдан Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары да укытыла башлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG