Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тоткан


Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очраша
Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очраша

Бу акчалар, шул исәптән, Татарстан карамагындагы Лисичанскига да бүленгән. 

Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тоткан. Бу акчалар шул исәптән, Украинадан басып алынган, Татарстан карамагындагы Лисичанскига да бүленгән. Әлеге мәгълүматны республика президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләгән. Очрашуда сөйләшкәннәр Кремль сайтында чыкты.

Миңнеханов әлегә республика хакимиятләре Лисичанскида эшли алмый дигән. Шул ук вакытта ул республикадан "Алга" һәм "Тимер" батальоннарының сугышта катнашуын әйткән.

Ул сугышта медаль һәм югары дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнгән татарстаннарның санын да атаган: "Безнең алты каһарман бар, өчесе һәлак булды. Татарстанның 52 ир-егете Батырлык ордены белән бүләкләнде", диде Миңнеханов.

Хисабында Миңнеханов чит ил инвестицияләренең һәм аерымлап сатуның азаюын таныган.

Татарстан конституциясенә төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, республика президенты чираттагы мөддәтеннән башлап кына "рәис" дип аталачак, әмма шуңа карамастан Кремль сайтында Татарстан президентын "башлык" дип атыйлар.

  • Сентябрьдә Татарстан Лисичанскины үз карамагына алды. Украинаның Луһански өлкәсендәге бу шәһәр – Русия гаскәре оккупацияли алган соңгы шәһәр булды.
  • Лисичански – тимер юл станциясе булган зур сәнәгать үзәге, Донбассның иң борынгы шәһәрләреннән санала, аңа 1710 елда нигез салынган. 2010 елда шәһәрдә 106 мең кеше яшәгән.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Безнең хисапка күрә, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстаннан кимендә 228 кеше һәлак булган. Бу – ачык чыганаклардан һәм рәсми белдерүләргә таянып тупланган мәгълүмат, чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG