Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров сугыш турында язганда "халыкта борчу тудырмаска" кушты


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Моннан тыш, ул журналистларга азрак түләгән саен, алар шуның кадәр дәүләт белән тыгызрак эшли дип әйтте.

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан матбугатына Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы турында язганда халыкта борчу тудыручы материаллар чыгармаска кушты. Бу хакта ул 24 гыйнварда узган "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының еллык утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, узган ел мәгълүмати сәясәт кагыйдәләре тамырдан үзгәргән. Ул мәгълүмати сугыш алып барыла дип саный. Шунлыктан Сәфәров Украинадагы сугыш темасын "дөрес" итеп язарга кушты.

"Бүген республика һәм район матбугатына мәгълүмат биргәндә интерпретациягә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Провокацион баш исемнәре, әйтеп бетерелмәгән фикерләр, контексттан кисеп алынган сүзләрне бирү бүген һич мөмкин түгел. Бу кешеләрне адаштыруга һәм шомландыруга китерә. Мин махсус хәрби операция турында язган материалларга тирәнтен керүне катгый итеп сорыйм", диде ул.

Сәфәров бүген мәгълүмат тарату гына түгел, авторлык материалларына зур игътибар бирергә кушты. Бу патриотизмга һәм халыкны берләштерүгә этәрәчәк дип саный.

Аңа кадәр әлеге мәсьәләне ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов күтәргән иде. Аныңча, Татарстанда исемле журналистлар кими бара. Медиадагы төп проблемнарның берсе булып, ул журналистларның хезмәт хакы түбән булуын әйтте. Уртача айга 30 мең сум тирәсе дип исәпли ул.

Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәрованың җавабы мондый булды: "Шундый нәтиҗәгә килдем, сезгә әзрәк түләгән саен, кызыграк һәм креативрак, дәүләт белән тыгызрак эшлисез. Советлар берлеге вакытында яхшы түлиләр иде, берлек таркалды", диде.

Агентлык башлыгы Айдар Сәлимгәрәев, "хезмәт хаклары һәм эшләү шартлары престижлы булудан ерак, ләкин бер ел эчендә вазгыять, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ныграк яхшырды", диде.

Русия Украинада сугыш башлаганнан соң "Татмедиа" басмалары тагын да ныграк активлашты, социаль челтәрләрне яулап алды. Аларда сугышны яклап көчле пропаганда алып барыла, шул ук вакытта сугышның чынбарлыгы яшерелә.

Аерым алганда, татар матбугатында Татарстан егетләренең Русиянең Украинага каршы сугышында катнашырга мәҗбүр ителүе "каһарманлык" дип бәян ителә. Русияненең оккупацион сәясәте "Ватанны саклау" дип аңлатыла. Басмалар Зеленскийны "урыс белән урысны сугыштырырга теләүдә" гаеплиләр һәм федераль каналларга ияреп, хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG