Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның  Шамонин авылында яшәүчеләр авыл исемен Мортаза Рәхимов хөрмәтенә  үзгәртүгә каршы чыга   


Уфа 2002 ел. Мортаза Рәхимов сулдан беренче.
Уфа 2002 ел. Мортаза Рәхимов сулдан беренче.

Алар Башкортстанның беренче президенты исемен мәңгеләштерүнең башка юллары да бар, әйтик аның исеме белән паркны яки мәктәпне атарга булыр иде ди.

Башкортстанның Уфа районындагы Шамонин авылында яшәүчеләр уртак фикергә килә алмый – алар торак пунктны Башкортстанның беренче президенты хөрмәтенә үзгәртергәме, әллә исемен ничек бар шулай калдырып, Мортаза Рәхимовның исемен башкача мәңгеләштерергәме дигән сорау астында калган. Аерым алганда, хәзерге вакытта Шамонинда исемсез паркны, төзелеп килүче мәчетне яки мәктәпне Рәхимов исеме белән атарга тәкъдим итәләр. Әмма авыл исемен алыштыруны тәкъдим итүчеләр "беркемне тыңламый" һәм бу тәкъдим белән килешмәүчеләрне "рәхмәтсез" дип саный, дип яза MKset.

Әлеге тарткалашулар социаль челтәрләрдә чыккан сораштырулардан соң башланган, диелә. 17 гыйнварда социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең берсендә "Авылыбызның исемен Шамониннан Рәхимовка үзгәртүләрен теләр идегезме?" дигән сораштыру урнаштырылган. 19 гыйнварда исә бу сораштыруны үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсенә Наилә Сәфәргулова исемле авыл кешесе дә куйган. Авыл исемен үзгәртүгә каршы булучылар нәкъ менә Сәфәргулованың гамәлләреннән канәгать түгел: алар әйтүенчә, ул сораштыруда үзенең "дусларын һәм туганнарын гына" катнаштыра, шуңа күрә нәтиҗәләр авыл халкының фикерләрен объектив чагылдырмаска да мөмкин.

Сәфәргулова Mkset-ка сөйләвенчә, авылның исемен алыштырып, Башкортстанның беренче президентына хөрмәт белдерү хакында авыл кешеләре күптән уйланган һәм үзара сөйләшкән. Ә сораштыруның максаты – Башкортстанда яшәүчеләрнең фикерен белешү генә. Авылда яшәгән 700дән артык кеше торак пунктка Рәхимов исемен бирү яклы булды, дигән ул. Әлегә имза җыюлар дәвам итә диелә.

11 гыйнварда Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

Күп тә үтмәде, Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовка һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанның беренче президентына куеласы һәйкәлнең авторы - сынчы Салават Щербаков булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG