Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Һаагада Коръәнне мәсхәрәләүләре өчен Нидерландның Русиядәге илчесенә протест җибәрде 


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

“Бу вандаллык акты – мөселманнарның хисләрен мәсхәрәләү һәм диннән көлү”, дигән ул. 

22 гыйнварда исламга каршы булган "Пегида" хәрәкәте лидеры Эдвин Вагенсвельд Нидерланд парламенты бинасы янында чара уздырды һәм мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Нидерландның Русиядәге илчесе Һиллес Арно Бесхоор Плухага протест җибәргән, дип яза "Татар-информ".

Миңнехановның Telegram-каналында әйтелгәнчә, "Русия — Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме Һаагадагы чараны гаепләп чыккан. "Бу вандаллык акты – мөселманнарның хисләрен мәсхәрәләү һәм диннән көлү", диелә телеграмдагы хәбәрдә.

"Бу чара мөселманнарны гына түгел, башка дин вәкилләрен дә шокта калдырды. Безнең ил дөньяның традицион диннәре гореф-гадәтләрен сакчыллык белән саклаганда, мәгърифәтчел дип саналган Европа үзәгендә ачыктан-ачык Изге китаптан мыскыл итәләр", диелә юлламада.

Ул 21 гыйнварда булган вакыйганы да искә алган, ул чакта Hard Line уң тарафлы фирка вәкиле Төркиянең Стокһольмдагы илчелеге каршында Коръән яндырды.
Миңнеханов сүзләренчә, мондый очраклар "теләсә нинди җәмгыятьне таркатырга сәләтле".

- Дини кыйммәтләр һәм әхлакый нигезләрне бозуга юл куйган сүз иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү теләсә кайсы җәмгыятьне таркатырга сәләтле җитди куркыныч булып тора, дип яза Миңнеханов.

22 гыйнварда Нидерланд парламенты бинасы каршында Коръән ерткан Эдвин Вагенсвельд үз гамәлләрен үз-үзеңне күрсәтү дип атады һәм илдә бу рөхсәт ителгән булырга тиеш диде. Бер көн алдан гына Стокһольмда Төркиядә эзәрлекләнгән качак көрдләрнең хокукларын яклау чарасында, Швеция ватандашлыгы да булган Даниянең Hard Line уң тарафлы партия вәкиле Расмус Палудан мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндырды. Чарада катнашучылар Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура да күрсәтте.

Русия диния нәзарәтеннән тыш бу чараны Төркия һәм Кувейт тышкы эшләр министрлыклары хөкем итеп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG