Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” журналын песиләр ясалган тышлыгы өчен “Сорок сороков” хәрәкәте экстремизмда гаепләде 


"Сорок сороков" хәрәкәте лидеры Андрей Кормухин
"Сорок сороков" хәрәкәте лидеры Андрей Кормухин

Хәрәкәт вәкилләре Тикшерү комитетына гариза әзерләүләрен белдерде. 

"Сорок сороков" православ хәрәкәте "Татарстан" журналы редакциясен гыйнвар саны тышлыгы өчен гаепләп чыкты, тышлыкка рәссам Әлфрид Шәймәрдәновның ике рәсеменнән өлешләр чыгарылган иде. Бер рәсемдә — чиркәү сурәтендә кара песи, икенчесендә мәчет сурәтендә ак песи ясалган.

Хәрәкәт вәкилләре Тикшерү комитетына гариза әзерләүләрен белдерде.

Журналның баш мөхәррире Татьяна Вафина моңа җавап итеп, "шундый ук надан әләкчеләр һәм әләк язучылар аркасында" 102 яшьлек "Татарстан" журналының "1937 елда бер-бер артлы берничә мөхәррирен атып үтергәннәр", дип язды.

Шулай ук Вафина "үзеңнекеләрне үк батыргач" җиңелрәк булып китәме, дип тә сораган.

Майда Новосибирски полициясе 2020 һәм 2021 елларда эротика сәнгатенең ике күргәзмәсе узган өчен порнография тарату турындагы маддә нигезендә җинаять эше ачты. Эчке эшләр министрлыгына шикаятьне "Сорок сороков" активистлары юллаган иде.

Элегрәк "Сорок сороков" хәрәкәте активистлары Мәскәүдәге "Торфянка" паркында гыйбадәтханә төзүләре белән бәйле низагта катнашты. Алар берничә мәртәбә гыйбадәтханә төзүгә каршы чыгучыларны кыйнады. Шулай ук "Сорок сороков" активистлары режиссёр Алексей Учительның "Матильда" фильмын күрсәтүгә каршы чыккан иде.

"Сорок сороков" хәрәкәте лидеры Андрей Кормухин үзен "Христос сугышчысы" дип атый, "Русияне икенче тапкыр чукындырырга кирәк" дип белдерә.

"Татарстан" журналы – төбәкнең иҗтимагый-сәяси басмасы, ул 1920 елдан чыга. Республиканың дәүләт карамагындагы "Татмедиа" ширкәтенә керә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG