Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус спортчыларына 2024 елгы Олимпия уеннарында нейтраль байрак белән катнашырга рөхсәт ителә


Аерым алганда алардан Украинадагы сугышны хупламау таләп ителәчәк. 

Русия һәм Беларус спортыларына 2024 елда Парижда узачак Олимпия уеннарында нейтраль байрак астында катнашырга рөхсәт ителә. Бу хакта Халыкара олимпия комитеты (ХОК) белдерүендә әйтелә.

ХОК вәкилләре фикеренчә, "хөкүмәтләр нинди спортчыларга нинди ярышларда катнашырга яравын, ә ниндидә ярамавын хәл итәргә тиеш түгел" һәм "паспорт аркасында гына ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм итәргә" кирәкми.

Шул ук вакытта ХОК һәр спортчыны Олимпия хартиясе кагыйдәләрен һәм Дөнья допингка каршы кодексын ничек үтәүгә тикшерәчәк диелә. Аерым алганда алардан Украинадагы сугышны хупламау таләп ителәчәк. Бу шартлар үтәлмәгәндә спортчы уеннардан читләштереләчәк.

Февральдә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ХОК халыкара федерацияләргә русияләр һәм беларусларны ярышлардан читләштерергә киңәш иткән иде. Күпчелек федерацияләр Халыкара олимпия комитетының бу киңәшенә колак салды.

Март башында, Русия Украинага һөҗүм итеп берничә көн узуга, Казанда 2023 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячагы билгеле булган иде. Алар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде.

Русиянең Украинага агрессиянә җавап буларак Русиянең җыелма такымнарын спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерәләр. Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG