Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа тикшерү изоляторы төзи башладылар, быел аңа 2,6 миллиард сум тотачаклар 


“Бизнес Online” язуынча ул мең тоткынны сыйдырачак һәм Казанның Авиатөзелеш районында салыначак. 

Казанда мең тоткынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзелеп килә, быел төзелешкә 2,6 миллиард сум тотарга ниятлиләр. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы башлыгы Эдуард Хиалеев белдерде, дип яза "Бизнес Online".

Басма язуынча, яңа тикшерү изоляторы өчен барлыгы 5,8 миллиард сум бүленәчәк, ул алты катлы булачак һәм Казанның Авиатөзелеш районында, Жилплощадка артында урнашачак.

Узган ел май ахырында "Бизнес Online" Татарстан тикшерү изоляторларының тулуы проблемы барлыгын язды. Яңа изолятор төзүләрен Татарстанда булган иректән мәхрүм итү урыннарының кайберләре артык нык искерүе белән дә бәйлиләр. Беренче чиратта сүз Казанның Япеев урамындагы 1нче изоляторы турында бара, ул әле Наполеон һөҗүменә кадәр үк төзелгән булган, аңа 215 ел, дип искәртте басма.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG