Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия хакимиятен хуплаучы активист Эйваз Умеровны өч ел төрмәгә хөкем иттеләр 


2019 елда Судак хакимият башлыгы урынбасары булган чакта Умеров үзенең хезмәткәрен кыйнаган, диелә. 

Русия хакимиятен яклаучы кырымтатар активисты Эйваз Умеровны "вазифаи вәкаләтләрен арттыру" маддәсе нигезендә өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип җиткерә чыганакларына таянып Кырым һәм Русия медиалары.

Җәза мөддәтен ул гомуми тәртипле төзәтү колониясендә үтәячәк. 2019 елда Судак хакимият башлыгы урынбасары булган чакта Умеров үзенең хезмәткәрен кыйнаган, дип хәбәр итә "Крым 24".

Әлегә бу уңайдан рәсми хәбәрләр юк, Умеров та үз фикерен белдермәде.

Былтыр 3 октябрьдә Эйваз Умеровның "Украина яклы булуда" гаепләп, аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы киңәшчесе Эрвин Мусаев белән сугышуы турында хәбәр ителде. Мусаев исә үзенә "катгый рәвештә Русия яклы "булуы өчен һөҗүм итүләрен әйтте. Нәтиҗәдә Русиянең Кырымдагы полициясе Умеровка каршы җинаять эше ачты һәм аны "кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә уртача зарар китерү"дә гаепләде.

2022 елның 2 ноябрендә Русия куәт оешмалары вәкилләре Умеровның өендә тентү уздырды.

28 декабрьдә Эйваз Умеров Русия хөкүмәтенең Акмәчеттәге (Симферополь) бинасы янына ялгыз пикетка чыкты. Ул Владимир Путинга мөрәҗәгатендә Русия хакимиятендәге "бишенче колоннаны" фаш итү белән шөгыльләнүен, шуның өчен басымга дучар булуын әйтте. Бу хәлдән соң Русия куәт оешмалары вәкилләре Умеровны кулга алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG