Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең онлайн-кинотеатрларыннан Һарри Поттер турындагы фильмны алачаклар


Һарри Поттер турындагы фильмда уйнаучы артистлар Ричард Гриффитс һәм Дэниел Рэдклифф (архив фотосы)
Һарри Поттер турындагы фильмда уйнаучы артистлар Ричард Гриффитс һәм Дэниел Рэдклифф (архив фотосы)

Бу - Warner Bros киностудиясеннән фильмнарны күрсәтүгә бирелгән лизенцияләнгән хокукларның вакыты чыгу белән бәйле

31 гыйнвардан Русия онлайн-кинотеатрларыннан тылсымчы Һарри Поттер турындагы фильмнарны алып куячаклар. Алар "Амедиатека" һәм "Кинопоиск"тан юкка чыгачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Амедиатека" вәкилләре аңлатуынча, бу - Warner Bros киностудиясеннән фильмнарны күрсәтүгә бирелгән лизенцияләнгән хокукларның вакыты чыгу белән бәйле.

"Кинопоиск" онлайн-кинотеатрында исә Һарри Поттер белән бәйле фильмнар бүлегендә аларны 31 гыйнварга кадәр генә карап булачагы турында искәрмә язылган.

"Амедиатека" бу фильмнарны "Кинопоиск"ка, шулай ук ivi, Okko, KION һәм Wink онлайн-кинотеатрларына биргән.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Warner Bros., Universal, Paramount, Disney һәм Sony киноширкәтләре Русиягә прокатка фильмнар бирүне һәм үз продукцияләрен Русиядә лицензияләүне туктатып торды, соңрак аларның кайберләре ил базарыннан тулысынча китте.

Warner Bros. үз фильмнарын Русиянең "Дәүләт медиа төркеме"нә керүче телеканалларына күрсәтүне тыйды.Бу – СТС, РЕН-ТВ, "Бишенче канал" һәм "Домашний".

2022 елның апрелендә җитештерүче таләбе белән Русиянең "ЛитРес" һәм MyBook электрон китапханәләреннән Һарри Поттер турындагы китапларның электрон версияләре алынды.

2001 елда дөньяга "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмы чыкты. Фильмга нигез булган китап исә 1997 елда дөнья күргән. Һарри Поттерның тылсымлы дөньясы төрле илләрдән миллионнарча җанатарны җәлеп итә, алар фанфиклар (шул әсәр нигезендә хикәяләр) иҗат итә, очрашулар уздыра, төрле чаралар һәм косплейлар оештыра, хәтта үзләре кыска фильмнар төшерә.

Әлеге китап дөньясы белән мавыгу татар яшьләрендә дә бар. Татар теленә әсәрләрнең рәсми тәрҗемәсе булмаса да, "Гыйлем" проекты тырышлыгы белән бер төркем активист китапларны тәрҗемә итү өмәсен оештырды. Бүгенге көндә җиде китапның беренче икесен татарча укып була. Тәрҗемәчеләр аны "фанат тәрҗемәсе" дип атый, ягъни алар автор хокукын бозмыйча, китапны рәсми бастырмыйча, бары тик җанатарлар өчен татарча текст тәкъдим итә.

Шушы "фанат тәрҗемәсе"ннән кайбер өзекләрне, яраклаштырылган текст һәм аудиоларны Азатлыкның Әйдә!Online проекты да тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG