Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "дус булмаган" илләрдәге сәүдә вәкиллекләрен япмый


Татарстан Дәүләт шурасында "дус булмаган" илләрдәге тугандаш шәһәрләр белән бөтен килешүләрне өзәргә тәкъдим ителгән иде.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлык сәүдә вәкиллекләрен, шул исәптән "дус булмаган" илләрдәгеләрен дә саклау яклы. Бу хакта министрлык матбугат хезмәтенә сылтанып "Бизнес Online" хәбәр итә.

Кичә, 26 гыйнварда Татарстан Дәүләт шурасында дус булмаган илләрнең тугандаш шәһәрләре белән килешүләрне өзәргә чакырдылар. Бу тәкъдимне республика парламентының 40нчы утырышында КПРФ депутаты Альберт Яһудин ясады. "Дус булмаган" илләрнең Русиягә каршы сәясәте тугандаш шәһәрләргә дә барып җитте. Бу илләрдәге шәһәрләр белән бөтен килешүләрне өзәргә кирәк", дип белдерде ул. Тәкъдимне Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында исә "Сәяси вазгыятькә карамастан, вәкиллекләр үз эшләрен дәвам итә. Хәзерге шартларда вәкиллекләрне ябу – моңарчы җайга салынган элемтәләрне тулысынча өзүгә китерәчәк, ә киләчәктә аларны торгызу бик авыр булачак", дип җавап биргәннәр.

Татарстанның чит илләрдә барлыгы 16 сәүдә вәкиллеге бар. Алар арасында Франция, Чехия, Швейцария, Финляндия, АКШ, Германия (Лейпциг шәһәре) кебек илләр бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG