Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр кертте


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Шулай ук, Америка Кушма Штатлары Русия вице-премьеры Денис Мантуров, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хуҗасы Евгений Пригожин, эшкуар Сергей Адоньевка карата да чикләүләр кертә.

АКШның финанслар министрлыгы (казначылык департаменты) Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия вице-премьеры Денис Мантуров, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хуҗасы Евгений Пригожин, эшкуар Сергей Адоньевка карата да чикләүләр кертте.

Санкцияләргә Миңнехановның хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләккән.

Документта Миңнехановның яшәү урыны булып Казан гына түгел, Мәскәү, Франция һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре дә күрсәтелгән.

2020 елда Навальный командасы Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең Әмирлекләрдә һәм Франциядә күчемсез мөлкәт барлыгын күрсәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG