Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан дәүләт шурасын тарату таләбе белән ялгыз пикет үтте


"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле ялгыз пикетта, Казан, 27 гыйнвар 2023
"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле ялгыз пикетта, Казан, 27 гыйнвар 2023

27 гыйнвар Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле Татарстан дәүләт шурасын үз-үзен тарату турында карар кабул итү таләбе белән ялгыз пикетка чыкты.

"Татарстан дәүләт шурасының хәзерге чакырылышы татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен вәкиллек итәргә сәләтле түгел. Татарстан дәүләт шурасын үз-үзеy тарату турында карар кабул итәргә таләп итәбез" дип язылган аның кулындагы плакатында.

Кичә Татарстан дәүләт шурасы Конституциядән дәүләтчелекнең соңгы билгеләре алып ташлаган үзгәрешләр кабул итте.

Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә 2025 елдан түгел, үзгәрешләр үз көченә керүгә үк үзгәртелә диелде. Элегрәк 2025 елга кадәр "күчеш чоры" булуы күздә тотыла иде.

Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды.

Бу үзгәртүләрне бер утырышта "фикер алышмыйча" гына берьюлы өч укылышта кабул иттеләр.

Үзләрен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган татар активистлары төркеме һәм башка оешмалар Татарстан парламентын татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен тиешле якламаган өчен даими тәнкыйтьләп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG