Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә президент сайлауда генерал Петр Павел җиңә


Петр Павел хатыны белән сайлау бүлгесендә
Петр Павел хатыны белән сайлау бүлгесендә

Президент вазифасы өчен генерал Петр Павел һәм элекке премьер-министр Андрей Бабиш көрәште.

Чехиядә президент сайлауның икенче турында тавыш бирү тәмамланды. Беренчел мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның 70% тавыш биргән.

Казан вакыты белән кичке алты сәгатькә тавышларның 99 % исәпләнгән, генерал Петр Павел 58 %, элекке премьер-министр Андрей Бабиш - 41 % тавыш җайган.

Чехия премьер-министры Петр Фиала Петр Павелны җиңү белән котлады. Инаугурация 8 мартта узачак.

Җиңүче гамәлдәге президент Милош Земанны алыштырачак. Ул Русия тарафлы башлык дип саналды, ләкин 24 февральдән соң Земан Мәскәүгә карата мөнәсәбәтен кискен үзгәртте, тәнкыйтьли башлады.

Петр Павел - хәрби кеше, 2015-2018 елларда НАТО хәрби комитетының башлыгы. Русиянең Украинага һөҗүмен кискен тәнкыйтьли, Чехиянең Көнбатышка тартылуын хуплый, шул ук вакытта үз иленең патриоты буларак та чыгыш ясый. Аны башлыча уң, косерватив һәм либерал карашлы кешеләр хуплый.

Андрей Бабиш - Чехиянең элекке премьер-министры, иң эре оппозиция фиркасе лидеры, миллиардер. Сайлауларга кадәр мәхкәмә аны Европа берлегеннән дотацияләр алуда хәрәмләшү эше нигезендә аклады. Бабишны сайлаучылар - пенсионерлар һәм аз керемле кешеләр.

Чехиядә президент сайлауның беренче туры 13 һәм 14 гыйнварда уззды.

Чехия - парламент республикасы. 2013 елга кадәр президентны да парламент сайлый иде. Шулай да президент илдә хөрмәт казана һәм аның күп вакыйгаларга һәм эшләргә йогынтысы зур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG