Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр Марат Садыйков белән хушлашу Казан дәүләт медицина академиясе бинасында узачак


Марат Садыйков
Марат Садыйков

Мәрхүм Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнәчәк.

53 яшендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат.

Министр белән хушлашу мәрасиме 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында сәгать 8.30да башланачак.

Мәрхүм Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнәчәк.

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтының "Педиатрия" белгечлеген тәмамлаган.

2009–2018 елларда Татарстан дәүләт шурасы депутаты булып торды.

2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG